+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2023, 03:37

Теле баганага ябышкан

Бу хәл Күмертауда булган.

Теле баганага ябышканТеле баганага ябышкан
Теле баганага ябышкан

Күмертау шәһәрендә 9 яшьлек малайның теле металл баганага ябышкан. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Кем балачагында салкында металл яламаган? Бу бит шундый кызык. Ләкин моның нәтиҗәсе гадәттә бертөрле – тел металл конструкциягә ябышып кала. Менә бүген дә Күмертауда 2014 елда туган малай бөтен өлкәннәргә билгеле булган әйберне үзендә сынап карарга булган һәм «Сапсан-Арена»га керә торган урында баганага теле белән ябышып калган», – дигәннәр ведомствода.

Урынга килгән коткаручылар малайның теленә җылы су салган, аңа баганадан телне алырга ярдәм иткән.


Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас