+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2023, 09:35

Туризм өчен җирләр кемгә кирәк?

Республика территориясендә туристлык эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкин булган 600 гектардан артык мәйданлы 11 җир участогы ачыкланган.

Туризм өчен җирләр кемгә кирәк?Туризм өчен җирләр кемгә кирәк?
Туризм өчен җирләр кемгә кирәк?
Әлеге участоклар һәм территорияләр «Туризм өчен җир» федераль проектына кертелгән һәм ачык кадастр картасында урнаштырылган. Эшкуарлар өчен танышу мөмкинлеге бар.

– «Туризм өчен җир» проектында катнашу потенциаль инвесторларны территорияне үстерүгә җәлеп итәргә һәм җир ресурсларына нәтиҗәле идарә итәргә ярдәм итә, шулай ук төбәк үсешенә уңай йогынты ясый, туристларны урнаштыру объектларының, рестораннарның, кафеларның, ял итү һәм күңел ачу үзәкләренең туристлык кластерлары исәбенә эш урыннары артуына китерә, - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан беренче яртыеллык йомгаклары буенча Русия Федерациясе субъектлары арасында әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында ачыкланган җир кишәрлекләре һәм территорияләрнең гомум мәйданы буенча Карелия Республикасыннан соң икенче урынны алды.

Перспективалы участоклар Мәләвез, Гафури, Баймак, Дәүләкән, Салават районнары, Күмертау, Уфа шәһәрләре территорияләрендә урнашкан. Шуларның Уфа шәһәрендәге участогы туристлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән дә инде. Ачыкланган участоклар исемлеге даими рәвештә тулыландырыла.

- Туризм өлкәсендә үз проектларын тормышка ашыру өчен участоклар белән кызыксынучы кешеләр аларны ачык кадастр картасында «Туризм өчен җир» бүлегендә өйрәнә ала, – диде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас