

Заһир һәм Юлия Сәфәргалиннар Баймакның ЗАГСында гариза бирәләр, шунда аларга Мәскәүдә өйләнешергә, "Россия" Халыкара күргәзмәсендә милли башкорт туй йолаларын күрсәтергә тәкъдим итәләр. Алар уйлаша да, бик теләп ризалаша.
Тантана 3 декабрьдә барлык кагыйдәләр буенча һәм йөзләгән кунаклар алдында узды. Аның финалында төбәк Башлыгы яшьләргә сюрприз ясады - республика башкаласында торакка сертификат тапшырды.
Бәхетле гаилә якты хыяллар белән кайта. Самолет Уфага төшкәч, аларның багажы һәм аның белән бергә кыйммәтле кәгазь дә югалган булуы ачыклана. Полиция хәзер әйберләрне һәм сертификатны эзли.
Фото: "Башинформ"