+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Декабря 2023, 03:10

Тыйнаклык кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел бәйрәмнәрендә чиновникаларга фейерверклар аттырудан баш тартырга кушты.

Тыйнаклык кирәк!Тыйнаклык кирәк!
Тыйнаклык кирәк!

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың экология өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Башкортстан Русия экологик рейтингының беренче унлыгына кергән. Бер ел эчендә республика, 47 пунктка күтәрелеп, 9нчы урынны алган.

Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәкнең экологик рейтинг күрсәткечләрен яхшыртуга этәргән казанышлары турында бәян итте. Аерым алганда, республика халкының 55,7 проценты чүп-чарны аерым җыюга җәлеп ителгән. Биш ел эчендә Башкортстанда калдыкларны планлы рәвештә даими чыгару тәэмин ителгән, бу хезмәт белән халыкның 99 проценты колачланган, калдыкларны чыгару сыйфатын даими мониторинглау алып барыла, контейнерлар саны 4 тапкыр арткан, төбәк операторларының техника паркы 20 процентка яңартылган, каты коммуналь калдыкларны туплау һәм сортларга аеру объектлары төзелә.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта стационарларда – 265, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 154 кеше исәпләнә. 4416 кеше йорт шартларында дәвалана, шуларның 1851е – өлкән яшьтәгеләр.

Яңа ел каникуллары вакытында Башкортстан поликлиникалары штат режимында эшләячәк. Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, амбулатор-поликлиника звеносы 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр көн саен 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, өйгә чакыруларны 16:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Даруларны, шул исәптән авыртуны баса торганнарын, табиблар поликлиникаларда да, өйдә дә 30 декабрьдә, 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр, шулай ук 8 гыйнварда 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр язачак.

Шулай ук гыйнвар каникуллары вакытында медицина тикшеренүләре һәм диспансерлау үткәрү дә туктатылмаячак. Үз сәламәтлекләрен төбәк халкы 7 гыйнвардан башка барлык көннәрдә дә поликлиникаларның эш сәгатьләрендә тикшертә ала.
Чиновниклар Яңа елны тыйнаграк бәйрәм итәргә тиеш! Республика Башлыгы шундый таләп куйды. Аерым алганда, Радий Хәбиров аларга фейерверклар аттырудан баш тартырга кушты. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, махсус хәрби операция үткәрү чорында бюджетны экономияләргә кирәк. Моннан тыш, чиновникларның төп бурычы – бәйрәмне үзләре өчен түгел, ә республика халкы өчен ясау.

Радий Хәбиров салкыннар аркасында коммуналь хезмәтләрнең эшен көчәйтергә һәм хәлне аерым контрольдә тотарга боерды. Мондый йөкләмәне ул республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Головановага бирде. “Әлегедәй салкыннар булганда гадәттән тыш хәл режимында эшләгез. Мондый шартларда, нидер була калса, бергә эшләргә һәм оператив булырга кирәк!” – диде Радий Хәбиров. Ирина Голованова хәл контрольдә тотыла, дип җавап бирде.

Уфада беренче тапкыр дәваханәләрнең һәм поликлиникаларның медицина җиһазларын күләмле яңарту планлаштырыла, дип хәбәр итте Айрат Рәхмәтуллин. Аның мәгълүматлары буенча, җиһазландыруга 4,53 миллиард сум күләмендә акча юнәлтеләчәк.

– Башкала юбилеена без “Уфа сәламәт!” концепциясен булдырырга планлаштырабыз. Барлык медицина оешмалары бердәм экосистемага берләштереләчәк, аның кысаларында мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы ярдәм күрсәтергә омтылачакбыз. Безнең барлык проектларыбыз берничә юнәлештә формалаштырылачак: пациентлар өчен дә, персонал өчен дә уңайлылык, санлаштыру, сыйфат, – диде ведомство җитәкчесе.

Моннан тыш, Уфада дистанцион режимда белешмәләр һәм консультацияләр алу өчен “Виртуаль поликлиника”, шулай ук тәүлек әйләнәсенә роботлаштырылган колл-үзәк эшли башлаячак. 2024-29 елларда Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасын финанслауның гомум күләме – 8 миллиард сум.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас