Эчке эшләр органнары ветераны Альберт Кашапов үзенең күпьеллык хезмәт эшчәнлеген чагылдырган “Адымнар: минем тормыш тарихы” дип аталган китап чыгарган.
Альберт Нәфи улы Балтач районының Начар авылында туган. Аның әтисе Нәфи Яхия улы – районда алдынгы механизатор, урып-җыю кампанияләре нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында даими алдынгылар исәбендә була. Ике тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана. Әнисе Әлфия Муллахмәт кызы гомере буе колхозда эшли. Гаиләдә дүрт бала үсә – Альберт, Гүзәл, Инзилә һәм Илүс.
1974 елда Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлагач, Альберт Нәфи улы Совет Армиясе сафларына чакырыла. Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә ике ел танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 1976 елда ефрейтор дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Шул вакыттан Альберт Кашаповның тормышында һәм эшчәнлегендә иң кызыклы һәм мавыктыргыч чор башлана.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, Альберт Кашапов эчке эшләр органнарының Уфа шәһәре бүлегенә эшкә урнаша. Башта – патруль-пост хезмәтендә, бераздан дежур бүлеге начальнигы ярдәмчесе булып хезмәтен дәвам итә.
1978 елның февралендә аны Башкортстан буенча эчке эшләр министры генерал-лейтенант Владимир Рыленко чакырта һәм кече сержант Альберт Кашаповка социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге (ОБХСС) линиясе буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының Горький шәһәрендәге Югары мәктәбенә укырга барырга тәкъдим итә. Ул вакытта бу СССР Эчке эшләр министрлыгы системасында бердәнбер уку йорты була. Аны тәмамлаган белгеч дәүләт, колхоз-кооператив һәм иҗтимагый оешмаларда халык хуҗалыгының барлык тармакларында социалистик милекне урлауга каршы көрәш алып баручы структураларда хезмәт итәргә тиеш булган. Бу махсус уку йортына укырга керү җиңелдән булмаган. Бары тик сәламәтлеге яхшы, белеме төпле булган, берничә ел шул тармакта эшләгән кешеләр генә кабул ителгән.
Шулай итеп, Альберт Кашапов 1978-82 елларда Горький шәһәрендә СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбендә укый.
1980 елгы ХХII Мәскәү Олимпиадасына әзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклау буенча хезмәтне яхшы башкарган өчен СССР эчке эшләр министры, армия генералы Н. Щелоков боерыгы белән Альберт Кашаповка рәхмәт белдерелә.
Укуны тәмамлап, милиция лейтенанты званиесе алган яшь офицер алдына җитди сайлау килеп баса: Башкортстанда яки башка төбәктә хезмәт итү. Ул Төмән өлкәсенә барырга карар итә. Анда 8 ел хезмәт итә. Төрле җаваплы вазыйфаларны биләп, Сургут, Яңа Уренгой, Пангода, Надым, Ямбург шәһәрләрендә икътисад өлкәсендә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен көрәшә. 1988 елда социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәре буенча иң яхшысы дип таныла һәм дипломга лаек була.
1989 елда БАССР җитәкчелеге чакыруы буенча Альберт Кашапов Эчке эшләр министрлыгының социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге системасында эшли башлый, анда ул хаклы ялга чыкканга кадәр хезмәт итә.
Хаклы ялга чыккач, хезмәт ветераны Альберт Кашаповның актив эшчәнлеге тукталмый, башка юнәлеш кенә ала. Ул шәхси структураларда эшли башлый. Мәсәлән, “Ватан-плюс” җәмгыяте директоры буларак, төрле оешмаларның, предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә аудит тикшерүләре үткәрә. Республика җитәкчелеге соравы буенча “Трансгрупп-Терминал” җәмгыяте оештырыла, ул Башкортстан чикләрендә юл-төзелеш эшләре алып бару өчен кирәкле төзелеш материаллары кайтару белән уңышлы шөгыльләнә. Озак вакыт Альберт Нәфи улы “Элеваторспецстрой” җәмгыятенең генеральный директор урынбасары булып эшли, юридик эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм икътисади иминлекне тәэмин итү өчен җаваплы була.
Эчке эшләр министрлыгы ветераны буларак, Альберт Нәфи улы һәр уку елы нәтиҗәләре буенча Югары Карыш урта мәктәбенең иң яхшы укучысын бүләкләү өчен үз акчасына Кашаповлар исемендәге премия-бүләк булдырган. 2021-22 уку елы йомгаклары буенча әлеге премия белән 9нчы сыйныф укучысы Дилә Арзаһетдинова бүләкләнгән.
Альберт Кашапов үзе дә төрле дәрәҗәдәге 100дән артык һөнәри бүләкләр, 38 медаль белән билгеләнгән. Күпьеллык намуслы хезмәте, ветераннар оешмасы эшенә зур өлеш керткән өчен Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе генерал-майор В. Гаҗиев имзалаган Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
“Адымнар: минем тормыш тарихы” китабында Альберт Кашаповның совет чорында матбугатта басылып чыккан 16 мәкаләсе тупланган. Аларда милициянең икътисади урлашуларга каршы көрәшен характерлаган социаль чынбарлык күрсәтелә.
Юридик фәннәр докторы, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты профессоры Венир Сәмигуллин ассызыклавынча, күп еллар дәвамында халыкның икътисади мәнфәгатьләрен яклау буенча Ватанга хезмәт итүгә гомерен багышланган Альберт Нәфи улының китабы бигрәк тә яшьләр өчен файдалы булыр. Моның белән килешми мөмкин түгел!
Фиргать НӘБИУЛЛИН.