+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 декабрь 2023, 04:57

Баланы сөйрәп йөрткән (видео)

Балалар бакчасы тәрбиячесе авыру баланы җәберләгән. Ә аның әнисе моны видеога төшереп торган.

Баланы сөйрәп йөрткән (видео)Баланы сөйрәп йөрткән (видео)
Баланы сөйрәп йөрткән (видео)

Уфада ДЦП белән авыручы баланың әнисе шәхси балалар бакчасында улына карата көч куллану турында белдерде, дип хәбәр итә Ufa1.

Малай быел сентябрьдән Җәлил Киекбаев урамындагы балалар бакчасына йөри. Әнисе Рима сүзләренчә, вакыт узу белән бала йоклар алдыннан елый башлый һәм тәрбияченең кырыслыгына зарлана. Учреждениедә моны кире кагалар. 20 октябрьдә баланың әнисе тагын бер тапкыр улын балалар бакчасында калдыра һәм видеокүзәтү камерасы аша күзәтә башлый.

"Тәрбияче сәгать буе телефонында утырды, беркем дә балаларга якын килмәде», — дип раслый Рима. Шуннан соң ул бала янына килә, өстәлне читкә этәрә һәм аны бүлмә буйлап сөйрәп алып бара, улы елый һәм каршылык күрсәтә. Ахырда ул баланы этеп җибәрә. Бала әйтүенчә, тәрбияче аны елаган өчен почмакка сөйрәп алып барган.

Суд-медицина экспертизасы хокук бозуларны ачыкламаган, әмма психолог аңарда психологик травма тапкан. Әлегә тәрбиячегә штраф салганнар.

Әлеге төркемгә нибары биш бала йөргән.

Фото: promotion.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас