+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Декабря 2023, 17:15

Башкортстан Башлыгы белән очрашу - мөһим чара

Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яңа, җиденче составтагы Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашты. Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Рәхимов шушы уңайдан үз фикерләре белән бүлеште.

Башкортстан Башлыгы белән очрашу - мөһим чараБашкортстан Башлыгы белән очрашу - мөһим чара
Башкортстан Башлыгы белән очрашу - мөһим чара

- Бүген биредә бик мөһим очрашу булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың алтынчы составтагы Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенә бәя бирде. Яңа сайланган Иҗтимагый палата әгъзаларына уңышлы эш теләде.

Илебез катлаулы чор кичерә, ул бездән анык эш таләп итә. Киләчәктә безгә нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге турында республика җитәкчесенең сүзләрен ишетү бик мөһим булды. Республика Башлыгының чыгышы һәм фикер алышулар безнең нәрсәне дөрес эшләвебез, нәрсәне эшләп җиткермәүне күрсәтте. Без республика мәнфәгатьләрендәге мәсьәләләрне хәл итәбез.

Башкортстан Башлыгы белән очрашу - республика Иҗтимагый палатасы үсешендә мөһим роль уйный торган чара, - диде Рамил Рәхимов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас