

Быел илнең Төп законы - Русия Федерациясе Конституциясенә 30 ел. Юбилей датасы алдыннан “Бердәм Русия” партиясе онлайн-бәйге башлап җибәрде, анда 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнашты. Моннан тыш, бөтен ил буйлап төрле тематик чаралар узды.
- Барыннан да элек, чараның төрле форматында узган, беренче чиратта, илнең Төп законын популярлаштыруга юнәлтелгән онлайн-конкурста актив катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә, - ди "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов. - Партиянең төбәк бүлеге ярдәмендә муниципалитетлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар белән берлектә 100дән артык чара уздырырга, республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясендә онлайн-тест үткәрү өчен 400дән артык мәйданчык оештырырга мөмкин булды. Бу - лаеклы нәтиҗә, чарада 500 меңләп кеше катнашты.
Барлыгы Русиядә онлайн-конкурста 14 миллионнан артык кеше катнашты.
Фото: bashkortostan.er.ru