

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре урынга килеп җиткәч тә янгынны сүндерүгә керешә. Анда өч фатирлы кирпеч йортның бер фатиры янган.
Янгын сүндерү барышында фатир эчендә ир һәм хатын табыла, табиблар аларның үлемен раслый.
Ачык яну 49 квадрат метр мәйданда бер сәгать эчендә сүндерелгән. Ут күрше фатирларга таралмаган.
Янгынның сәбәбе ачыклана.
Җылыту сезонында хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерәбез:
- кулдан ясалган һәм ватык җиһазларны кулланмагыз;
- электр челтәренә артык йөкләнеш бирмәгез;
- мич кабызганда янучан сыекчалар кулланмагыз;
- янган мичне караучысыз калдырмагыз һәм балаларга аның күзәтчелеген ышанып тапшырмагыз;
- мебель һәм янучан материалларны мичтән ераграк урнаштырыгыз!