+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Декабря 2023, 13:20

Мигрантлар өчен махсус орган кирәк

Бүгенге туры эфирда Владимир Путинга хезмәт мигрантлары турында да сорау бирелде.

Мигрантлар өчен махсус орган кирәкМигрантлар өчен махсус орган кирәк
Мигрантлар өчен махсус орган кирәк

- Кайбер мәгълүматлар буенча, безнең илдә 10 миллионнан артык мигрант эшли. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,9 процент булуын исәпкә алсаң, безгә чит ил эшчеләре бик кирәкми дә кебек. Квалификацияле эшчеләрне җәлеп итәргә кирәк. Квалификациясезләреннән башка да булмый, билгеле.

Алар белән алдан ук җитди эш алып барырга кирәк. Урыс мәктәпләре, вуз филиаллары ачарга. Әлеге илләрдә бездән укытучылар, программаларны киңәйтүне сорыйлар.

Иң мөһиме, алар безнең законнарны һәм халыкларның традицияләрен хөрмәт итәргә, властьлар аларның тәртибен контрольдә тотарга һәм чара күрергә тиеш.

Аларга социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә каршылар да бар. Әмма без аларның гаиләләрен ташлый алмыйбыз бит. Аларның проблемалары белән шөгыльләнүче махсус орган булдырырга кирәк, дип уйлыйм. Шунысы мөһим, урындагы халык мәнфәгате беренче урында булырга тиеш.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас