+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2023, 06:22

Кузгалып киткән поездга сикергән

Бу хәл Уфа - Яңа Уренгой поезды пассажиры белән булган.

Кузгалып киткән поездга сикергәнКузгалып киткән поездга сикергән
Кузгалып киткән поездга сикергән

Төмән тимер юл станциясендә 43 яшьлек пассажир хәрәкәт итүче Уфа - Яңа Уренгой поездына сикереп менәргә тырышкан һәм поезд астында калган.

Урал транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир кузгалып киткән тимер юл составына сикергән, әмма тимер юлларга егылып төшкән, нәтиҗәдә, пассажир имгәнгән. Хәзер зыян күрүче дәваханәдә ята.

"Төмән транспорт прокуратурасы тарафыннан тимер юл транспорты хәрәкәте иминлеге һәм эксплуатациясе турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: Олег Яровиков.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас