+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Декабря 2023, 17:55

Мич чыгарганда

Минем оста мич чыгаручы икә­немне якын-тирәдә белмәгән кеше юктыр. Бер көнне кичкә таба бәләкәй капкабыздан бер таныш түгел кеше килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач, үзенең йомышын әйтте.

Мич чыгаргандаМич чыгарганда
Мич чыгарганда

Минем оста мич чыгаручы икә­немне якын-тирәдә белмәгән кеше юктыр. Бер көнне кичкә таба бәләкәй капкабыздан бер таныш түгел кеше килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач, үзенең йомышын әйтте.
– Ярар, бу көннәрдә башлаган мичемне чыгарып бетергәч, сезгә килермен, – дип, күрше авыл кешесен озатып калдым.
Башлаган эшемне төгәлләгәч, коралларымны алдым да, велосипедка атланып, күрше авылга юлландым. Миңа кирәк йортны бик тиз таптым. Мич буласы урынны караштырганнан соң эшне башлап җибәрдем. Бу көнне миңа балчыкны да изеп, кирпечне дә ташып тордылар. Икенче көнне йортта “һава торышы” үзгәргән иде. Җил тискәре исте. Ире балчыкка чыгып киткән вакытта хатыны:
– Менә шуның белән интегеп гомерем үтте инде. Тапкан акчасын эчеп бетерә. Әптери абзый, шуңа сезне чакырырга булдык инде, – дип сөйли генә башлаган иде, бер капчык балчык күтәреп, ире кайтып керде. Ә хатыны шул минутта ук шым булды.
Бераз вакыттан хатыны берәр йомыш белән тышка чыгып китсә, ире:
– Менә, Әптери абзый, шушы хатын аркасында җәй буе мичсез тордык. Мин эшкә киткәндә йоклый, кайтуыма аш пешмәгән. Нервым кабарып китә дә тагын эчә башлыйм.
Кыскасы, икесе дә бер-берсен миңа яманлыйлар. Ә мин берсе турында бер сүз дәшмим. Әйтсәм, я сугышып китәрләр. Аллаһ сакласын! Шуңа тизрәк мичне чыгарып бетерергә дә кайтып китәргә кирәк.
Өченче көнне мичнең башына җитеп, юшкә салып кайтыйм, дип барсам, мине каршы алучы да булмады. Абзар тирәләрен дә карап чыктым, бәлки, мал карыйлардыр?.. Юк, беркем күренми. Ишекләре ачык. Ярый, берәр эшләре килеп чыккандыр да шунда киткәннәрдер, дип, хуҗалар кайтканчы эшли торырга булдым. Үзем балчык изәм, үзем кирпеч ташыйм. Шулай эшләп ятканда шау-шу килеп, өйгә хуҗалар белән бер төркем кешеләр килеп керде. Минем оста итеп мич чыгаруым турында сөйләгәннәрдер дә, бу кешеләр мине күрергә кил­гәннәрдер, дип уйлыйм. Хәзер мич чыгарып бирүемне үтенерләр инде, дип торсам, эшләр бөтенләй башка булып чыкты.
– Без – авыл Советы депутатлары, сезнең мөлкәтегезне бүлешергә килдек. Аерылышканда барысы да бертигез булсын, дип сорагансыз, – диләр.
Менә эш нәрсәдә икән! Болар бит аерылышырга йөри. Мичне чыгарып бетергәч, миңа акчасын кем түли? Уртакка берсе дә риза булмаячак. Хәзер нәрсә эшләмәк кирәк? Төш җитте, ашыйсы килә башлады, ашату түгел, чәй тәкъдим итүче дә юк. Шулай да эшемне дәвам итәм. Шулвакыт:
– Әптери абзый, мал бүлешкәндә сез дә шаһит булып кул куярсыз инде, – дип, миңа депутатның берсе кәгазь бите суза.
Ачуым килеп китте:
– Мин сезне балчык изәргә, кирпеч ташырга килгәнсез дип торам. Барыгыз әле моннан чыгып таегыз, комачаулап йөрмәгез!– дип, бер чиләк балчыкны мич башыннан идәнгә атып бәрдем. Балчык измәсе төрле якка чәчрәп, идән-стенаны гына пычратмады, ике депутатның өс-башына да яхшы гына сыланды. Болар, кулларындагы кәгазьләрне идәнгә ташлап, өсләренә эләккән балчыкларны сөрткәли-сөрткәли өйдән чыгып йөгерде.
– Алай ярамас иде, Әптери абзый. Алар депутатлар бит, – дип, ирле-хатынлы миңа шелтә белдерә башлаганнар иде, шап итеп бер кирпечне идәнгә төшереп җибәрдем.
Хуҗалар баскан җирләрендә бер-берсенә карашып торды да:
– Хәзер, Әптери абзый, балчык та изәбез, кирпеч тә алып керәбез! – дип, киемнәрен алмаштырып алдылар да эшкә керештеләр.
Ләкин бу көнне мичне барыбер чыгарып бетереп булмады. Икенче көнне барсам, аптырап киттем: хуҗалар мине тәмле аш, табын тулы ризыклар белән каршы алды. Төш узуга мич әзер иде, мин эш хакын алып кайтып киттем.
Бер ай чамасы узгач, янә шул авылга юл төште. Берьюлы күптән түгел генә чыгарган мичне дә карап чыгарга булдым. Яхшы җылытамы? Төтен чыкмыймы? Хуҗалар эшемнән канәгать­ме? Ә алар мине иң якын кешеләредәй каршы алды.
– Рәхмәт инде, Әптери абзый! Теге вакытта депутатларны куып чыгармаган булсаң, аерылышып туктаган булыр идек. Хәзер менә, Аллаһка шөкер, матур гына яшәп ятабыз, – дип, мине кадерле кунак итеп сыйлап кайтардылар.

Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас