+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2023, 14:42

Төбәк җитәкчесе яшьләрне никахлары белән котлады

Бүген Баймакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби хәбәрче Илдар Юлдыбаев һәм аның кәләше Юлия Ишбулатованың никах кичәсендә булды.

Төбәк җитәкчесе яшьләрне никахлары белән котладыТөбәк җитәкчесе яшьләрне никахлары белән котлады
Төбәк җитәкчесе яшьләрне никахлары белән котлады

Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе үзенең Донбасска эш сәфәре вакытында кияү егете белән танышткан иде. Илдар аңа анда тиздән өйләнергә җыенуы турында сөйләде һәм төбәк Башлыгын никахына чакырды.

- Ул вакытта мин, әгәр Баймакта булсам, һичшиксез, яшь гаиләне котларга керәм, дидем, - диде Радий Хәбиров. - Сезгә олы мәхәббәт, бәхет телим, күбрәк балалар табыгыз, бер-берегезгә, әти-әниләрегезгә һәм туганнарыгызга зур хөрмәт белән карагыз.

Илдар белән Юлия Башкортстан Башлыгына котлаулары өчен рәхмәт әйттеләр. Гаилә белдерүенчә, Радий Хәбировның килүе алар өчен көтелмәгән күңелле вакыйга булган.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас