+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2023, 05:14

Ялган права белән ерак китеп булмый!

Мондый адымга баручыларга җинаять җаваплылыгы яный.Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ юл-патруль хезмәтенең махсус батальоны хезмәткәрләре Мәскәү – Уфа юлының 1230нчы километрында “ВАЗ-2114” машинасын туктаткан. Юл-патруль хезмәткәрләре автомобиль руле артындагы 28 яшьлек ирнең (чыгышы белән Илеш районыннан) “права”сын тикшергәч, водитель таныклыгының номеры буенча ЮХХДИ базасында Дагстан Республикасында яшәүче икенче кеше чыгуына игътибар иткәннәр.

Ялган права белән ерак китеп булмый!Ялган права белән ерак китеп булмый!
Ялган права белән ерак китеп булмый!

“Ирнең водитель таныклыгыннан руль артына исерек килеш утырганы өчен мәхрүм ителүе ачыкланган. Ир сүзләренчә, ялган “права”ны ул Интернет аша 60 мең сумга сатып алган. Машина белән идарә итәргә хокукы булмаган өчен аңа административ протокол төзелгән. Ялган документ ачыклану очрагы буенча ирне урындагы полиция бүлегенә алып киткәннәр”, – диделәр ведомствода.
Автомобильне махсус автостоянкага урнаштырганнар, “права”сын тартып алганнар. Ялган документлар ясаган, әзерләгән һәм файдаланган өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Ел ярым көтсә, үз “права”сын алып, арытаба машинасында рәхәтләнеп йөрер иде. Хәзер исә аңа җинаять җаваплылыгы яный.
Чиләбе өлкәсенең Әшә районында М5 трассасында коточкыч авария булган. Анда өч кеше үлгән, тагын икесе дәваханәдә. Авария нәтиҗәсендә Сим шәһәре янында тыгын барлыкка килгән. Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Уфада транспорт полициясе 70 яшьлек әбекәйгә ярдәмгә килгән. Черниковка станциясендәге полициянең линия бүлегенә тимер юл компаниясенең борчылган хезмәткәрләреннән бер үк вакытта берничә хәбәр килгән. Алар тимер юлында “Парк” станциясе тирәсендә өлкән яшьтәге хатынның адашып йөрүе турында сөйләгән. “Тәртип сакчылары күрсәтелгән координатлар буенча шунда ук урынга чыкты”, – дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа линия идарәсе матбугат хезмәтендә.
“Өлкән яшьтәге хатын табылды, аның икенче дәрәҗә инвалид булуы ачыкланды, соңрак бу медицина-социаль экспертиза белешмәсе белән расланды. Арыган 70 яшьлек пенсионер әби, каты суыкта авыру сәбәпле, Уфа урамнарында адашкан һәм шәһәр, аннары тимер юлы буйлап йөргән, вакыт исәбен дә югалткан”, – дип аңлаттылар ведомствода.
Полиция хезмәткәрләре өшегән әбекәйне фатирына кадәр озатып куйган, кызына тапшырган.

Уфаның Үзәк урамында автомобиль янган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. “Лада Гранта” ягулык салу вакытында яна башлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны күбек белән сүндергән һәм ягулык салу станциясендә ут таралуга юл куймаган.
Уфа – Ырынбур трассасында ике автотранспорт бәрелешкән. 32 яшьлек ир-егет “ГАЗель” маркалы йөк машинасы руле артында уң полоса буенча хәрәкәт иткән һәм, вакытында туктый алмыйча, шундый ук маркалы автобуска килеп бәрелгән.

Уфа автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, автобус ватылу сәбәпле туктап торган булган. Бәхеткә, бу вакытта салонда пассажирлар булмаган.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә ике транспорт чарасы да җитди механик зыян күргән. Медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмаган. Хәзер дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә һәм юл-транспорт вакыйгасының төгәл сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас