+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2023, 03:29

Алты гаилә йортсыз калган

Иглин районында коточкыч янгын чыккан.

Алты гаилә йортсыз калганАлты гаилә йортсыз калган
Алты гаилә йортсыз калган

Иглин районынының Таутөмән авылында янгыннан соң, 6 гаилә фатирсыз калган.

Янгын төндге өчләр тирәсендә электр үткәргечтән чыга. Бу йортта 6 фатир була. Янгын учагы бер фатирның верандасында ачыклана. Ялкынны беренче булып балалар күреп ала. Алар әтиләрен уята һәм бергә өйдән чыгалар. Аннары күршеләренә дә әйтәләр.

Ялкын тиз арада фатирны чолгап ала, аннары түбәгә күчә. Янгынны сүндерү өчен 13 кеше һәм 5 машина 3 сәгать чамасы эшли.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белешмәсенә ярашлы, янгын 3 фатирны чолгап ала һәм бөтен өйнең түбәсенә зыян китерә.

Фото: пресс-служба ГУ МЧС России по РБ

Автор:Резида Валитова
Читайте нас