+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Декабря 2023, 10:30

Без илнең иң яхшы ун бүлекчәсе исәбендә

«Сугышчан туганлык» хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе быелгы эшчәнлек нәтиҗәләре рейтингында илнең 91 төбәк бүлеге арасында тугызынчы урынны алды.

Без илнең иң яхшы ун бүлекчәсе исәбендәБез илнең иң яхшы ун бүлекчәсе исәбендә
Без илнең иң яхшы ун бүлекчәсе исәбендә
Бу хакта Мәскәүдә, Советлар Союзы Герое Борис Громов җитәкчелегендәге «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия оешмасының Үзәк советы утырышында хәбәр иттеләр.

«Сугышчан туганлык»ның Башкортстан республикасы бүлеге җитәкчесе Альберт Шаһиморатов ассызыклаганча, берничә юнәлеш буенча зур эш башкарылган. Алар арасында - иҗтимагый-сәяси юнәлеш, тарихи хәтерне саклау, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, гуманитар ярдәм һәм шефлык эше, ветераннарга һәм һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзаларына социаль ярдәм.

Борай, Тәтешле, Әбҗәлил, Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез районнарының, шулай ук Күмертау, Уфа һәм Нефтекаманың урындагы бүлекчәләренең иҗтимагый эше игътибарга лаек. Шул ук вакытта „Сугышчан туганлык“ның Борай бүлеге ел саен үткәрелә торган Бөтенрусия смотр-конкурсында республиканы лаеклы тәкъдим итте, Идел буе федераль округында 2нче урынны алды», - диде ул.

Шулай ук 17 шәһәр һәм районны колачлаган «Чикләрсез сугышчан туганлык-2023» республика патриотик автоузышы узды.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас