

Уфда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә 5 сумлык купюраны сатуга чыгара һәм аны 50 000 мең сумга бәяли.
Комментарийларда фикерләр икегә бүленгән: кемдер, бу әле арзан бәя, дип саный һәм шундый ук купюраны хәтта 2 500 000 сумга тәкъдим итә.
Башкалар исә бу гамәлне сантыйлык, ди, чөнки купюра күптән гомум кулланышта йөри һәм һәркемдә диярлек бар.
Өченче категория комментаторлар моны ялган дип исәпли.
Без дә карап торабыз әле ике "биш"леккә...
Фото: ufanovosti.ru