Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә гадәти булмаган хат килгән. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфадан Галина Лактионова алты яшьлек улы Кирилл белән малайның янгын сүндерү машинасына ия булу теләге турында язганнар. Берничә көннән соң Галяны улы белән 22нче янгын-коткару отрядының янгын сүндерүчеләре кунакка чакырган.
"Кирилл, янгын сүндерүче киемен һәм каскасын киеп, безнең экипировканы җентекле өйрәнде һәм кызыл машина кабинасына менеп утырды. Малайга ул хыялында йөрткән әйберләр һәм бүләкләр тапшырылды", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
фото: башинформ