+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2023, 03:20

Алтын бөртекләп җыела

Аны чыгаруда һаман да тупас хокук бозулар күзәтелә.

Алтын бөртекләп җыелаАлтын бөртекләп җыела
Алтын бөртекләп җыела

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсен бүләкләү тантанасыннан башлады.

– Яңа ел алдыннан узып баручы елга йомгак ясыйбыз. Яхшы традициябез бар: зур уңышларга ирешкән якташларыбызны халык алдында бүләклибез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Югары һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе баш табибының хирургия ярдәме буенча урынбасары Антон Сафоновны Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләде. Хирург уникаль операцияләр ясый. Быел ул республиканың иң яхшы онкологы исеменә лаек булды һәм дәрәҗәле “Алтын скальпель” премиясен алды.

5 декабрьдә Русиядә Волонтер көне билгеләнде. Республиканың иң актив иреклеләренә Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасы волонтеры” дигән мактаулы билгеләр тапшырды. Беренче бүләкләү өчен туры элемтә аша Туймазы шәһәре тоташтырылды. Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов республика Башлыгы исеменнән бүләкне көмеш волонтер, 88 яшьлек Валентина Арефьевага тапшырды. Балачакта блокада газапларын кичергән Валентина Николаевна битараф булмавы һәм актив гражданлык позициясе белән аерылып тора. Ул даими рәвештә социаль акцияләрдә, митингларда, гражданлык-патриотик чараларда катнаша.

– Валентина Николаевна, Сезгә озын гомер һәм ныклы сәламәтлек телибез, без барыбыз да сезгә изге күңелегез һәм кешеләргә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез! – диде Радий Хәбиров.

Актив эшчәнлекләре өчен шундый ук мактаулы билгеләр тагын берничә волонтерга тапшырылды.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны югары кала. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Бер тәүлектә 481 кешегә коронавирус диагнозы куелган, бер пациент вафат булган. Әлеге инфекциядән үлем очраклары 13, 14 һәм 15 декабрьдә дә теркәлгән. Бүгенге көндә стационарларда ковидтан 254 пациент дәвалана, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 126 кеше. 3693 кеше амбулатор дәвалану уза, шуларның 1608е – өлкән яшьтәгеләр.

Учалы районында җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды, аның нәтиҗәләре турында оператив киңәшмәдә комиссия рәисе урынбасары, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азамат Абдрахманов бәян итте. Ул билгеләп үтүенчә, алтынга аеруча бай Учалы районында аны чыгаруга Башкортстанда тапшырылган лицензияләрнең гомум күләменең 79 проценты бирелгән. Шул ук вакытта лицензиатларның өчтән бер өлеше республикада теркәлмәгән, районда алтын чыгаруга нибары 49 лицензия бирелгән. Шуларның 17се тупас хокук бозуларга юл куеп эшли.

Кайбер җир асты кулланучылары лицензия срогы тәмамланганчы ук предприятиеләрен гамәлдән чыгара. Шулай итеп, табигатькә китерелгән зыянны каплау йөге җир хуҗаларына төшә. Ведомствоара хезмәттәшлекнең һәм мәгълүмат алмашуның нәтиҗәлелеген арттыру бу проблеманы хәл итәргә тиеш. Азамат Абдрахманов киләсе елның февралендә ведомствоара комиссия утырышында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге эшкә нәтиҗә ясарга тәкъдим итте. Радий Хәбиров бу идеяне хуплады һәм киң яңгыраш алган фактлар буенча тикшерү үткәрү өчен Прокуратурага һәм Тикшерү комитетына хатлар җибәрергә кушты.

Чарада, шулай ук, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын, мәктәп туризмы программасын гамәлгә ашыру, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү, автомобильгә газ тутыру компрессор станцияләре төзү, шулай ук, электромобильләр өчен зарядлау инфраструктурасын үстерү буенча алып барылучы эш турында чыгышлар тыңланды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас