

Башкортстан территориясендә 3, 4 һәм 5 гыйнварда иртәнге сәгать 10нан 17 сәгатькә кадәр, 6 гыйнварда — 17.00дән 23.00 сәгатькә кадәр кибетләрдә алкоголь сату чикләнәчәк, дип хәбәр иттеләр төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында.
Чикләүләр дүрт көнгә кертелә һәм кибетләрдә сәүдә итү өчен генә. Барларда һәм рестораннарда спиртлы эчемлекләр заказ итәргә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, республикада алкоголь сатуны чикләү Соңгы кыңгырау көнендә, Яшьләр көнендә, Белем көнендә, шулай ук Сабантуй көннәрендә гамәлдә.
Автор фотосы.