"Башкортстан Башлыгының мөрәҗәгате берничә төп пункт буенча әһәмиятле. Хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып, Радий Фәрит улы махсус операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итүгә зур игътибар бирде. Без барыбыз да сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә күпме көч куелганын күрәбез. Бу - уйланылган һәм күңел биреп эшләнергә тиешле мөһим эш. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы да үз эшендә шушыларны алга куя. Безнең төп принциплар - кайгырту, хөрмәт, гаделлек. Юлламада өйгә кайткан ветераннарыбызны социальләштерүгә, эшкә урнаштыруга һәм реабилитацияләүгә зур игътибар бирелде. Моның өстендә планлы рәвештә эшләячәкбез, тулаем алганда, республикада система җайга салынган.
Бүген яңгыраган тагын бер мөһим тезис – яңа сынауларга карамастан, республиканың үсеш темплары кимеми. Моннан тыш, кайбер юнәлешләр буенча безгә сакларга һәм арттырырга кирәк булган уңышларга ирешелде. Монда һәр Башкортстан гражданының роле мөһим.
Хатын-кызның роленә, аның җәмгыятьтәге статусын ныгытуга зур игътибар биргән җәмәгать эшлеклесе буларак, миңа гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итүнең төп һәм үзгәрешсез өстенлекләре булуын ишетү мөһим иде. Нәкъ менә нык гаилә - һәр җәмгыятьнең төп нигезе", - диде ул.
Фото: baltachtan.ru