+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2023, 16:24

Тукмаклымның даны – кешеләре, Илаһи нур иңгән аларга

“Кызыл таң”ның күчмә редакциясе – Кушнаренко районында.Иске Тукмаклы авылына 1730 елда нигез салынган. Соңрак бирегә Пензадан ясаклы татарлар килеп утырган дигән фаразлар бар. ХХ гасыр башында авылда 2 мәчет, алар каршында мәктәп, 6 лавка, икмәк кибете булган. Базарлар, ярминкәләр гөрләгән. 30нчы елларда машина-трактор станциясе булган, 40нчы елларда ук урта мәктәп эшләгән. Ә бүген анда 302 ихатада 652 кеше яши. Шуларның унысы ­– 90 яшьтән өстә. Ә Гафирә Хәмәдриҗан кызы Сәяпова быел августта 101 яшен тутырган. Авылда Елданиз Гасымов, Риф Якупов крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлек алып бара. Риф Сәхибгәрәевның шәхси-ярдәмче хуҗалыгы бар. Иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе исә – “Хан-Морза” җәмгыяте. Авылда мәдәният йорты, китапханә, табиблык амбулаториясе, ике кибет эшли. Урта мәктәп, балалар бакчасы гөрләп тора. Почта бүлекчәсе “Бердәм Русия” партиясе проекты буенча ремонтланган.

Тукмаклымның даны – кешеләре, Илаһи нур иңгән аларгаТукмаклымның даны – кешеләре, Илаһи нур иңгән аларга
Тукмаклымның даны – кешеләре, Илаһи нур иңгән аларга
“Балаларыбыз туган телне белеп үсә”

“Бәхетле гаилә” дигәндә, иң беренче чиратта, бала-чаганың шат тавышына күмелгән җылы, якты йорт, бер-берсенә ярату, хөрмәт белән караучы ир белән хатын күз алдына килеп баса. Иске Тукмаклы авылында да шундый матур гаиләләр бар. Бүген сүзебез биш бала тәрбияләүче Сәхәповлар хакында.
Гаилә башлыгы Илшат Мәхмүт улы – Якуп, җәмәгате Гөлсинә Фәнис кызы – Иске Тукмаклы авылыннан. Тату пар менә 5 ел инде үзләре төзеп чыккан иркен йортта гомер кичерә.
– Ирем Кушнаренконың “Дорожник” җәмгыятендә тракторда эшли, мин – балалар тәрбияләп, йортны карап, күпләп кош-корт үстерүче хуҗабикә, – ди Гөлсинә ханым. – Өлкән кызыбыз Даринага – 15 яшь, улыбыз Адикка – 11, Аланга – 9, Эмилиягә – 7, төпчегебез Асланга – 3 яшь.
Мин үзем дә, ирем дә дүртәр балалы гаиләдә үстек, шуңа күрә сабыйлар тавышыннан гөрләп торган гаилә учагы хакында хыялландык. Аллаһка шөкер, бу якты хыялыбыз тормышка ашты. Балаларыбызның барысы да сау-сәламәт, зурлары инде күптән кул арасына керде, йортта, ихатада менә дигән ярдәмчеләребезгә әверелде. Мәк­тәптә дә яхшы билгеләргә укып сөен­дерәләр.
Сәхәповларның, авылда яшәүче гаиләләрнең күбесенеке кебек, бакчалары зур – 27 сутый. Анда алар яшелчәнең барлык төрләрен дә, җиләк-җимешне мул итеп үстерә. Җәен аларның ихаталары яныннан беркем дә битараф кына узмый: аллы-гөлле чәчәк­ләрнең ниндиен генә үстерми уңган хуҗабикә, сокланмый мөмкин түгел.
Агымдагы елда Гөлсинә Фәнис кызының тормышында бик күркәм вакыйга да булган: аңа район үзәгендә оештырылган зур тантанада “Ана даны” медален тапшырганнар.
– Гаиләнең иминлеге, минемчә, хатын-кызга бик бәйле, – ди ул. – Хатын, әни булган кешене сабырлык, тирән акыл белән фикер йөртү, уңганлык, кирәк чакта үз сүзен әйтү, ә кайчак дәшмичә кала белү, ихласлык кебек сыйфатлар бизи.
Сәхәповлар гаиләсе сәламәт яшәү рәвеше алып бара, буш вакытлары бул­ганда, бергәләп табигать кочагына чыгарга ярата. Гөлсинә ханым, балалары төрле яклап гармонияле үсешкән шәхес булып җитешсен өчен, аларга җитәрлек игътибар бүләргә тырыша. Дарина татар-башкорт халык биюләре белән мәктәп һәм авыл сәхнәсендә еш чыгыш ясый, Адик исә мәдәни чараларда сәнгатьле итеп татарча шигырьләр сөйләргә ярата.
– Заман афәтенә әверелгән гаджетларда гына вакыт үткәрмәсеннәр өчен, улларым һәм кызларымда китап укуга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, – ди ул. – Кечерәкләре өчен “Кызыл таң” гәзите канаты астында чыгучы “Әллүки” журналын яздырдык әле быел. Яшерен-батырын түгел, авыл җирендә дә хәзер туган телен белмәүче балалар күбәйде. Ә безнекеләр телебезне белеп үсә. Бу – без, әти-әниләре өчен, зур сөенеч.
Уку, эш көне булгач, фотообъективыбызга Сәхәповларның гаиләсе тулысынча эләгә алмады, әлбәттә, Гөлсинә ханымны ике улы – Адик һәм Аслан белән төшердек. Бу матур гаиләнең барлык әгъзаларының да алдагы язмышы бүгенгедәй якты булсын, күзләрендә балкучы бәхет очкыннары сүнмәсен дип телибез.

Яңа елга – яңа амбулатория

Иске Тукмаклыда урнашкан табиблык амбулаториясе “Сә­ламәт­лек саклау” гомум­дәүләт проекты кысаларында яңартыл­ган. Алай гына да түгел, биредәге тату, бердәм коллектив яңа елда яңа, заманча, бөтен уңайлыклары
булган бинада эшли башлаячак.
– “Сәламәтлек саклау” гомумдәү­ләт проекты ярдәмендә Иске Тукмаклыда 200 квадрат метрлы яңа амбулатория төзелде, – ди авыл кешеләре. – Бу барыбыз өчен дә сөенечле вакыйга. Ә тарихка күз салсак, беренче фельшер авылыбызга Бөек Ватан сугышына кадәр үк, машина-трактор станциясе төзелгәч, эшкә килгән.
Иске Тукмаклы амбулаториясе коллективын бүген яшь табиб-терапевт Илмира Иргалиева җитәкли. Ул шушы елның августында Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган.
– Максатлы юллама белән укып чыктым, шуңа күрә кулыма диплом алгач та, җиң сызганып туган районыма эшкә кайттым, – ди яшь белгеч. – Яхшы коллективка эләктем, авыл халкы да ачык йөзле, яше-карты белән тиз арада уртак тел таптык.
Амбулатория җиде авыл халкын хезмәтләндерә, әлеге участокка 1650 кеше беркетелгән, шуларның 1200е – өлкәннәр булса, 120се – 14 яшькә кадәр балалар. Укол, прививкалар ясау, система кую, анализлар алу, аларны тикшерү, диспансерлау үткәрү, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшләре алып бару – барысын да уңышлы башкара амбулатория коллективы. Ел саен авылга “Сәламәтлек поезды” да килә.
– Авыруларны иртә стадиядә ачыклаганда пациентларыбызның сәламәтләнеп аякка басуына, киләчәктә тулыканлы тормыш алып баруына ышаныч арта, – ди ак халатлылар. – Агымдагы елда гына да үзебезнең участокта дистәләгән кешедә югары кан басымы, шикәр диабеты кебек авыруларны ачыкладык. Алар кичекмәстән дәвалану ала башлады, исәпкә куелды.
Амбулаториягә күптән түгел генә яңа ашыгыч ярдәм машинасы да кайткан.
– Медицина ярдәменә мохтаҗ һәр пациентыбыз янына соңламый барып җитәбез, – ди амбулатория водителе Илфир Әюпов.

Хыяллар тормышка аша – Бары тик теләк булсын!

Иске Тукмаклыда күркәм пар Зөлфия һәм Радик Вәлиевлар белән танышырга насыйп булды. Әлеге гаилә булдыклылар кавеменнән: авыл җирендә төпләнүдән курыкмыйча, заман җилләренә бирешмичә, үз эшләрен ачып, авылдашларын да эш урыннары белән тәэмин итеп, гөрләтеп дөнья көтә.
Вәлиевларны Кушнаренкода гына түгел, тирә-як районнарда да кошчылык тармагы белән җитди шөгыльләнүче эшкуарлар буларак беләләр. Аларның күптән инде үз клиентлары, сыналган хезмәттәшлек элемтәләре бар.
– Моңа кадәр чебеш, тавык, каз, үрдәк бәбкәләре сату белән шөгыльләнсәк, быел ихатабызда кош-корт чалу буенча махсуслашкан цех та ачтык, – дип уртаклашты Зөлфия Фәиз кызы. – Бу бит хәзер заман таләбе. Үстергән кош-кортын сатуга чыгарам дигән кеше аларны барлык ветеринария таләпләре үтәлүче махсус цехта чалдырып, чистарттырып алганнан соң гына халыкка тәкъдим итәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быел март аенда шушы турыда карар да кабул ителде.
Вәлиевлар тирә-якта беренчеләрдән булып кош-корт чалу буенча махсуслашкан цех төзегән һәм аннан тиз арада файдалана да башлаган.
– Октябрь башыннан эшли башлады ул, – диде әңгәмәдәш­ләрем. – Шунысын билгелисе килә: цехыбыз күрсәтүче хезмәтләргә ихтыяҗ зур. Цехта көненә 100 түшкә кош-корт тазартыла. Каз-үрдәкне чистарту – 350 сум, тавыкны тазартып бирү 175 сум белән бәяләнә. Чалу барлык шартын китереп, мөселман кануннары буенча башкарыла, ә йонны йолку өчен махсус җиһаз алып кайттык. Аңарда, мисал өчен казның йоны 45 секунд эчендә йолкына. Түшкәдә шырпы калмасын өчен ул – кыздырылган балавызга, аннары салкын суга салына. Арытаба казларның эч-бавыры алына. Тазартылган түшкәләрне азык-төлек өчен тәгаенләнгән махсус пленкага урыйбыз.
Бүген Вәлиевларның цехында 4 кеше даими эшли, әмма киләсе елда аларның саны артачак, чөнки уңган гаилә бизнесын киңәйтү планнары белән яши.
– Әлеге вакытта безнең цехка Кушнаренко, Дүртөйле, Чишмә, Благовар, Яңавыл районнарыннан киләләр. Башка тарафлардан да мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әмма, әйтүемчә, цехыбызда көненә 100 түшкә генә тазарта алабыз. Киләсе елга яңа, күпкә иркенрәк цех төзергә ниятләдек, – ди Зөлфия. – Район хакимиятендә бу сорау буенча “Эшкуарлык сәгате”ндә катнаштык та инде. Безгә бизнесыбызны киңәйтер өчен районның сәнәгать зонасында 50 сутый җир бирелде. Нәкъ менә шунда яңа, зур цех төзиячәкбез. Ул цехта көненә 500 түшкә тазарту мөмкин булачак.
Зөлфия һәм Радик Вәлиевлар кош-кортны сату, чалу белән генә түгел, үстерү белән дә шөгыльләнә. Ел саен шәхси хуҗалыгына да алар 300 баштан ким булмаган күләмдә каз бәбкәләре алып кайта.
– Нигездә “линда”, “эре соры” токымлы казларны үстерәбез, – ди алар. – Аларны ярминкәләрдә дә сатабыз, ихатабыздан да килеп алалар.
Зөлфия Фәиз кызы – Уфада индустриаль-педагогия техникумын, арытаба Санкт-Петербургта Русия Эчке эшләр министрлыгы университетын тәмамлаган. Башкаладагы 9нчы балалар йортында, аннары хокук саклау органнарында хезмәт салган. Ә күңелендә эшкуар булу хыялы тугач, ул бер дә куркып тормаган, җиң сызганып аны тормышка ашыруга керешкән.
– Беренче тапкыр җиңел машина багажнигына салып кошчылык фабрикасыннан авылыбызга 100 бройлер чебеше алып кайтуым бүгенгедәй истә, – дип елмая ул. – Хәзер инде 3,5 мең башка исәпләнгән кош-корт абзарыбыз бар. Чебешләрне үстереп тә сатабыз.
Вәлиевлар туган авылларының иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнаша, төрле чараларның иганәчесе буларак та чыгыш ясый.
Күркәм гаиләдә ике бала үсә: Даниилга – 15 яшь, ул 9нчы сыйныф укучысы, Аринага – 13 яшь, ул 7нче сыйныфта белем ала. Алар да, әти-әнисенә охшап, кечкенәдән хезмәт сөя, кош-корт карауда, бакча һәм йорт эшләрендә кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Укуда да алдынгылар. Ә Зөлфия Фәиз кызы балалары белем алган сыйныфларның гына түгел, мәктәпнең дә әти-әниләр комитеты рәисе вазыйфасын башкара.
– Зөлфия һәм Радик – авылыбызның абруйлы, һәркемгә ярдәмчел кешеләре. Эшләре һәрчак уң барсын! Иске Тукмаклыбызның киләчәге шундый булдыклы шәхесләр кулында, – ди авылдашлары.

“Күз алдымнан бер дә китми кыңгыр салган калфагың”

Искиткеч кул осталалары яши Иске Тукмаклыда.
Буранлап ап-ак кар яуганда да аллы-гөлле бизәкләре белән әллә каян үзенә җәлеп итеп торучы йортның хуҗалары Фәридә һәм Рамил Локмановлар шундыйлардан.
– Үземне белә-белгәннән бирле тегәм, – ди Фәридә Заһит кызы.
БДУда геофакта укып, Бакай мәктәбенә эшкә кайткан колхоз рәисе кызы үз белгеч­леге буенча укыта. Тормыш иптәше Рамил Шамил улы да укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән. Алар – гомерләренең зур өлешен мәгарифкә багышлаган кешеләр. “1991 елда районда беренче санлы эшкуарлык таныклыгын ул алды”, – ди Рамил абый хатыны турында.
Барысы да очраклы башлана. Фәридә апа Ессентукида матурлап, “күбәләкләп” эшләнгән гап-гади тасма-бантик күреп кайта. Берничәне үзе ясап карагач, бантикка ихтыяҗ зур булуы ачыклана. Аны тегәргә материал булмауга да аптырамыйлар. Кәләш фаталарыннан тегә ул аларны. Бу әле Кытай товарлары юк чор. Менә шулай халык ихтыяҗы тегү цехы ачарга этәрә Локмановларны. Җиде кызны эшле итәләр. Тегү машиналары, башка кирәк-ярак сатып алалар. Эчке киемнәрдән туй күлмәкләренә кадәр тегәләр.
Бүген инде Фәридә Заһит кызы үз­мәшгуль булып теркәлгән. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы оештырган намазлык чигү бәйгесендә республика буенча беренче урын яулаган. Тирә-якта калфак, изү, түбәтәй, башка милли бизәкләр тегү остасы булып танылган. Аларны күбрәк бүләк итә ул. Чакыручылар булганда, бик теләп балалар белән осталык дәресләре, төрле чараларда үз эшләнмәләреннән күргәз­мәләр оештыра.
Чигү белән мавыгу Ләйсән Мөхәм­мәтовага чиксез җан тынычлыгы бирә. Суд процессларыннан соң арып кайткан юрист ханым кул эшеннән күңеленә аерым бер ял ала торган була.
– Ике яклап та нәнәем белән курчакка күлмәкләр тегеп үстем, – ди Ләйсән Наил кызы.
Балалары үсеп, эш-мәшәкатьләрдән бераз бушагач, чигә башлый.
– Хәзер инде үзем кебек кызыксынучылар белән интернет-форумнарда сөйлә­шәм. Төрле сорауларга җавап табам.
Яңа ысулларны да шулай өйрәнә Ләйсән Наил кызы. Тамбур белән элмәкләп алъяпкыч чиккән, сәйлән белән шамаилләр чиккән. Ә менә безгә келәмле чигүне башлаган намазлыкны күрсәтте. Аны бианасыннан өйрәнгән. Элек бу ысул белән чигү энәләре кулдан ясалган булса, хәзер аларның төрлесе сатуда бар.
Ветеран-педагог Зилина Садертдинова – иҗади кеше. Ул бар булмышын балалар укыту-тәрбияләүгә багышлаган. Авыл мәктәбендә вожатыйдан башлаган, югары белем алып, география укыткан, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары бул­ган. Менә шул чорда укучыларның бию коллективы өчен милли киемнәргә ихтыяҗ белән очрашкан. Болгарга баргач, үзен­чәлекле калфак күреп кайткан һәм шундыйны үзе эшләп карарга булган.
Зилина Габбас кызы бу эшкә алынганда, тирә-якта әле калфак тегүче булмый. Хәзер инде ниндиләрен генә текми-чикми ул аларның! Сәйлән, тасма, асылташлар, милли бизәкләр, чәчәкләр белән, борынгыларын да, заманчаларын да... Аларның һәркайсы бердәнбер, бер-берсен кабатламый.
Кызы белән кияве ветеранның эшен дәвам итә, алар – авыл мәктәбендә педагоглар. Калфакларның кызы һәм оныгы өчен тегелгәннәре дә бар. Искиткеч эшләрен күргәзмәләргә йөртергә ире Әхәт Әхнәф улы җыйнак сандыклар ясаган. Ул һәрьяклап хатынына ярдәмләшә.
Зилина Габбас кызы үзенең эшләрен бүләк итәргә ярата.
Бу оста куллы ханымнар – мәдәният йорты хезмәткәре Ирина Әюпованың ныклы терәге. Чөнки алар авылдагы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның үзәген тәшкил итә.

Сәхифәне Миләүшә ЛАТЫЙПОВА һәм Резеда НУРТДИНОВА әзерләде.
 
Рәсемдә: Зөлфия һәм Радик Вәлиевлар.
 
Фото: М.Латыйпова.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас