+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 декабрь 2023, 09:30

Полиция хезмәткәре 18 миллион урлаган

Луиза Хәйруллина "батырлыгы" яши, димәк?

Полиция хезмәткәре 18 миллион урлаган
Полиция хезмәткәре 18 миллион урлаган

Салават районы полиция бүлегенең элекке баш бухгалтеры 18 миллион сум акча урлауда шикләнелә.

Башта Гөлнур үзенә күпме кирәк, шул кадәр хезмәт хакын түләгән. Оялып та тормастан, аңа зур суммалар өстәгән һәм бүлек начальнигының электрон ачкычы белән имза куйган. Шул рәвешле, ул кредитларын япкан, машина һәм фатир сатып алган.

Тикшерү барышында тентүләр үткәргәннәр, аның бөтен милкенә арест салганнар (торак, "Рено Сандеро" автомобиле һәм башкалар).

Башкортстан буеча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә дә бу хәлне болай шәрехлиләр:

"Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының үз иминлеге оперативниклары чаралар комплексын үткәрү нәтиҗәсендә, территориаль полиция органнарының берсе хезмәткәренең хокуксыз эшчәнлеге фактларын ачыклады. Беренчел мәгълүматлар буенча, Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават районы буенча бүлегенең баш бухгалтеры берничә ел эчендә законсыз рәвештә 18 млн сумга якын акча үзләштергән. Моннан тыш, ул эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре булмаган кешеләргә хезмәт хакы рәвешендә берничә тапкыр акча күчергән. Хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре тикшерү органнарына процессуаль карар кабул итү өчен җибәрелгән. Гаепне раслаганда, хезмәткәр закон нигезендә җәза алачак".

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: