

– Хезмәткәрләр очраган икенче бер автобусны туктатты, анда калган балаларны күчереп утыртты. ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ачыклый. Беренче версия буенча, йөк машинасы водителе сул якка борылу өчен туктаган. Шул вакытта аның артыннан хәрәкәт итүче автобус аңа килеп бәрелгән, – дип хәбәр иттеләр республика дәүләт автоинспекциясендә.
Учалы районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә бер кеше һәлак булган, тагын өч кешене дәваханәгә алып киткәннәр, шул исәптән ике баланы.
Инцидент Белорет – Учалы – Миәс юлының 100нче километрында булган. Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 82 яшьлек шофер идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле һәм каршыга килгән “Киа Рио” машинасы бәрелешкәннәр, аның руле артында 42 яшьлек кеше булган.
Һәлакәт урынында “Лада Гранта”ның өлкән яшьтәге водителе үлгән. Тагын өч кеше зыян күргән. Алар арасында чит ил машинасы водителе һәм аның ике баласы: 10 яшьлек малай һәм 8 яшьлек кыз да бар.
Медицина тикшеренүе нәтиҗәсендә “Киа Рио” водителенең исерек булуы ачыкланган.