+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 декабрь 2023, 16:40

Кыш бабайлар парадка җыелды

Бүген Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында йолага әверелгән Кыш бабайлар парады узды.

Кыш бабайлар парадка җыелдыКыш бабайлар парадка җыелды
Кыш бабайлар парадка җыелды
Районыбызда Яңа ел тамашаларына Кыш бабайлар парадыннан старт бирү матур традициягә әйләнде. 2024 елны каршыларга санаулы гына көннәр калганда Кырмыскалыдагы төп Чыршы янына Кыш бабайлар, Кар кызлары, әкият геройлары җыелуы, чарада бала-чагаларның гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә чыршы тирәсендә күңел ачуы халыкның Яңа ел бәйрәмен яратуы, аны сагынып көтеп алуы, яңа өметләр белән яшәве, киләчәккә зур ышанычлар баглавы турында сөйли.
 
Быел һава торышы Кыш бабайларга кар-бураннар туздырып килергә мөмкинлек бирмәсә дә, алар, күчтәнәчләр тулы капчыкларын асып, үзләренең юлдашлары - Кар кызлары, урман җәнлекләре белән бергәләп, район үзәге урамнары буйлап бәйрәм кәефе таратып үттеләр. Ә төп Чыршы янында аларны бәйрәмгә килүчеләр җыр-биюләр белән каршы алды.

Кыш бабайларның күчтәнәчләре һәм бүләкләре, чынлап та, күп иде. Һәрбер мәдәният йорты әлеге чарага төп Чыршы өчен зур уенчык һәм “Кыш бабай чанасы”н ясап алып килергә тиеш иде. Шулай ук мәдәният йортлары вәкилләре тамашачыларны активлаштыру өчен музыкаль номерлар да әзерләгән. Шулай, “Кыш бабайдан уеннар” бәйгесенә барысы да ел символы – Аждаһа алып “килгән”. “Кыш бабай командасыннан тренд” бәйгесе барышында конкурсантларга барлык җыелучылар да кушылып җырлады һәм биеде.
 
Шулай ук бу көнне әлеге парад чикләрендә “Боз шәһәрчеге”н ачу тантанасы да узды, ә төп Чыршыда утлар кабынды. Әлбәттә, балалар рәхәтләнеп таудан шуды, ә өлкәннәрне аяк астындагы ялтырап яткан боз рәхәтләнеп биетте. Юк, бозлавыкның зыяны булмады, киресенчә, аяклар үзеннән-үзе биеп торды.
 
Барлык конкурслар үтеп, жюри әгъзалары киңәшләшкән арада сәхнәдә җыр-моң дәвам итте: район мәдәният сарае һәм үзешчән артистлар музыкаль күчтәнәчләрен таратты.
Һәм, ниһаять, иң дулкынландыргыч мәл дә килеп җитте. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева җыелучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткергәннән соң, “Кыш бабайлар парады”нда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләүгә кереште. Бу көнне беркем дә бүләксез калмады: конкурсларда катнашучы мәдәният хезмәткәрләре җыелучыларга зур бәйрәм бүләк итсә, үзләре дә дүрт конкурс нәтиҗәләре буенча лаеклы бүләкләрен алды.
Шулай, “Кыш бабайдан бүләк” бәйгесендә өченче урынга - Николаевка модельле авыл клубы, икенче урынга Олыкүл һәм Атҗитәр авыл мәдәният йортлары лаек булды, ә җиңү исә Иске Бәбеч күпфункцияле авыл клубына елмайды. Шулай ук төрле номинацияләрдә Бозаяз, Яңа Кыешкы, Югары Төкен, Кабак, Илтирәк, Ефремкино авылларының мәдәният учаклары билгеләнде.
Ә менә иң шәп Кыш бабай чанасын Иске Бәбеч күпфункцияле мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде. Бу бәйгедә икенче урын николаевкалыларга бирелсә, өченче урынны Олыкүл һәм Константиновка авылларының мәдәният йортлары бүлеште.
Кемнәрдер сәхнәдә чыгыш ясаганда, җыелучыларны төрле уеннарга җәлеп итүчеләр дә “Кыш бабайдан уеннар” бәйгесендә бүләкләнде. Монда исә Суык Чишмә модельле мәдәният йорты хезмәткәрләре активлыклары белән аерылып торды һәм беренче урын яулады. Икенче урынны “Яңа ел отряды” (Олыкүл) һәм Ефремкинодан килгән “Аждаһа һәм 12 дус” командалары бүлеште, өченче урында да шулай ук ике команда - Сәвәләй һәм Иске Бәбеч мәдәният учаклары.
“Кыш Бабай командасыннан тренд” дип исемләнгән дүртенче бәйгегә дә мәдәният хезмәткәрләре яхшы әзерләнгән. Өченче урынны – Яңа Кыешкының “Йолдызлар”ы һәм Үрге Төкеннең “Төкен бураннары” яуласа, икенче урынны Николаевка һәм Прибельский авыллары командалары бүлеште, ә беренчелек бу бәйгедә Ефремкино авыл клубына бирелде.

Еллар алышынып, тормышыбызда төрле үзгәрешләр булып торса да, рухи кыйммәтләр үзгәрешсез кала. Быелгы “Кыш бабайлар парады”ы да бик күркәм һәм күңелле килеп чыкты. Кырмыскалылылар, менә шулай борчу-проблемаларны беразга булса да читкә куеп, яхшы кәеф белән ял итте. Ә бәйрәмнән аларның барысы да илебезнең тыныч булуын теләп таралышты. Бүгенге гади булмаган шартларда һәркем күңеле түрендә шушы теләкне йөртә, Яңа елдан да шуны көтә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас