+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 декабрь 2023, 14:05

Төп законның әһәмияте елдан-ел арта

24 декабрь – Башкортстан Конституциясе көне.   Башкортстанның Төп законы республика Югары Советы тарафыннан 1993 елның 24 декабрендә кабул ителде. Тормыш бер урында гына тормаган кебек, Төп закон да, заман таләп­ләренә яраклашып, үзгәрешләр кичерә. Башкортстан Конституциясен яңартуда беренче этап 2002 елга туры килде. Бу чорда конституцион нормаларны кабаттан карау зарурлыгына федераль законнарны арытаба үстерү, дәүләт властен ныгыту, дәүләт власте органнарын формалаштыру принципларының үзгәрүе, урындагы үзидарә системасының камилләшүе сәбәпче булды.

Төп законның әһәмияте елдан-ел артаТөп законның әһәмияте елдан-ел арта
Төп законның әһәмияте елдан-ел арта

Арытаба Башкортстан Консти­туциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде. Бу чордагы үзгәрешләр илдәге башкарма власть вертикален ныгыту буенча башлангычларны гамәлгә ашыру, Русия Федерациясе субъектларында иң югары вазыйфа биләүче кеше­ләргә вәкаләтләр бирү тәрти­бенең үзгәрүенә һәм муниципаль реформа белән бәйле булды.

Башкортстанда Русия Конс­титуциясенә үзгәрешләр кер­телүгә бәйле рәвештә Конс­ти­туциягә һәм республика законнарына тәкъдим­нәр һәм үз-гә­решләр әзерләү буенча комиссия төзелде. Бу эш хокукый мәгълүмат порталында 2020 елның 18 ноябрендә басылган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы тормышка ашырылды.

2021 елның 31 маенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Башкортстан Республикасы Конс­титуциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” закон проектын тәкъдим итте. Тиешле тәкъ-дим­нәр, Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә, Башкортстан Республикасы Консти­туциясенә һәм законнарына үзгә­решләр кертү турында тәкъдим­нәр әзерләү комиссиясе тарафыннан эшлән­де. Комиссиянең җентекле аналитик эше барышында дәү­ләт власте органнары, эксперт җәмгыяте, иҗтимагый бер-ләшмәләр һәм гражданнар башлангычлары һәрьяклап каралды һәм тикшерелде. Бик зур, җаваплы эш башкарылды. Комиссия әгъзалары тарафыннан 170тән артык тәкъдим кертелде, аларның 144е – Башкортстан Консти­туциясенә, 32се республика законнарына үзгәреш­ләр кер-түгә кагыла. Бу эштә Мәга­риф, мәдәният, яшьләр сәя­сә­те һәм спорт комитеты, Сә­ламәтлек саклау, социаль сәя­сәт һәм ветераннар эшләре комитеты каршындагы Эксперт советлары актив катнашты. Иҗтимагый берләш­мә­ләр­нең тәкъдимнәре дә игътибарсыз калмады.

Закон проектында республика Башлыгы вазыйфасына кандидатларга таләпләр бил­геләнә. Русия территориясен­дә даими яшәү­че, чит ил гражданлыгы, яшәү рәвеше яисә илебездән читтә даими яшәү хокукы бирүче башка документы булмаган 30 яшькә җиткән кеше республика Башлыгы булырга мөмкин, дип билгеләнә. Республика Башлыгына Ру­сиядән читтә чит ил банкларында исәп (кертемнәр) ачу һәм тоту, акчалар һәм кыйм-мәтле әйберләр саклау тыела. Закон проектында киң юнә­лешләр буенча бердәм социаль юнәлешле федераль сәясәт уздыру буенча Башкортстан Хөкү­мәтенең вәкаләтләре турында нигезләмәләр бар. 2021 елның 24 сентябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтай “Баш­кортстан Республикасы Конс­титуциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон кабул итте. 11 октябрьдә, Респуб­лика көнендә, Баш­кортстан­ның яңартылган Конституциясе үз көченә керде. Документта Русия Конс­титу­циясенә 2023 елның 1 гыйнварын­нан Башкортстан Конституцион судын гамәлдән чыгару турында нигезләмә бирелә. Шул ук вакытта Дәүләт җые­лышында Конституцион совет төзү дә күздә тотыла. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары республика Башлыгы тәкъдим иткән Башкортстан Конституцион советында вазыйфаларны биләүгә кандидатураларны раслады. Башкортстан Конституцион советын Хәйдәр Вәлиев җитәкли.

Башкортстан Конституция­сенә төрле елларда төзәтмә­ләр кертел­сә дә, 2нче статьясында язылганча, Төп закон­ның асылы үзгәреш­сез кала: “Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре Башкортстан Республикасында иң югары кыйм­мәт булып тора. Кеше һәм граждан­нарның хокукларын һәм иреклә­рен тану, үтәү, яклау – дәүләт бу­ларак, Башкортстан Республикасының бурычы”. Шунысы да игътибарга лаек: Төп законга үзгәрешләр кертү тормышыбызның уңай якка үзгә­рүе, камилләшүе бе­лән бәйле, шуңа да Конституциянең әһәмияте еллар узган саен арта бара.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас