+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Декабря 2023, 05:35

Эт тормышына калма!

Табигать көйсезлеге чорында шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да азык һәм җылырак урын эзләүче берәдәк этләр саны нык арта. Урамнарда алар өере белән йөри, ә бу инде халык хәвефсезлегенә яный, балаларны да, өлкәннәрне дә куркыта.

Эт тормышына калма!Эт тормышына калма!
Эт тормышына калма!

Республиканың Ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, Башкортстанда якынча 150 мең эт исәпләнә, шуларның 50 меңе, ягъни өчтән бере - хуҗасыз.

Быел 24 июльдә кабул ителгән 377 санлы “Хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә турында” Федераль законга ярашлы, Русия Федерациясенең аерым закон актларына да күп кенә үзгәрешләр кертелде. Алар, нигездә, махсус хезмәтләр тарафыннан тотып алынган хуҗасыз этләрне асрауга кагыла.
Хәзерге чорда Башкортстанда хуҗасыз этләргә тәгаенләнгән утызга якын шәхси һәм 9 муниципаль приют эшли, күпчелектә алар кыска вакытлы асрауга махсуслашкан. Ә менә этләрне озайлы асрауга исәпләнгән приютлар бик аз, әлеге проблеманы хәл итү өчен яңа урыннар төзү таләп ителә. Кызганычка каршы, бу мәсьәләне хәл итүгә кайчан керешәчәкләре билгеле түгел. Белгечләр исәпләвенчә, тотып алынып, приютларга урнаштырылган хуҗасыз этләргә яңа урыннар булдыру өчен 2 миллиард сум кирәк булачак.
Республикада хуҗасыз этләр һәм башка йорт хайваннарын урнаштыру эшчәнлегендә ярыйсы гына бай тәҗрибә туплаганнар да бар, әлбәттә. Атап әйткәндә, Бүздәк районының Сергеевка авылында урнашкан хуҗасыз этләр приюты үз эшчәнлеген шәхси малтабарлык нигезендә оештырган. Аның хуҗасы Нияз Ибәтуллин төбәкнең ветеринария хезмәтендә билгеле шәхес – озак еллар районның ветеринария стан­циясенә уңышлы җитәкчелек итте, аннары белгечлеге буенча шәхси малтабарлык предприятиесе оештырды. Республика күләмендә исә Бүздәкнең мал табибы йорт хайваннарын катгый исәпкә алып, аларны чиплау ысулы кертүе белән танылды.
Шәхси малтабар хуҗасыз этләр белән эшчәнлектә дистәләрчә еллык тәҗрибәгә ия. Аның карамагындагы предприятие республиканың көнбатыш төбәгендәге 8 район белән хезмәт­тәшлек итә, төп юнәлеше – хуҗасыз этләрне тоту һәм аларны приютка урнаштыру.
– Соңгы чорда мөрәҗәгать итүче­ләр шактый артты, – ди Нияз Камил улы. – Мәсәлән, Әлшәй районыннан гына да бер көнне 18 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның күпчелеге этләрен безнең приютка тапшырырга тели. Алар – күпчелектә, өлкән яшьтәгеләр. Ачыклануынча, аларга бу этләрне шәһәрдә яшәүче балалары кайтарган. Әмма хәзер эт асрау картлар өчен бик мәшәкатьле, шуңа да алардан котылу җаен карыйлар. Барып алабыз, моның өчен бездә техник мөмкин­лекләр җитәрлек, дүрт автомашинабыз бар.
Караучысыз калып, урамнарда йө­рүче хуҗасыз этләрне тоту өчен махсус бригада оештырылган. 8 кешелек коллективның күпчелеген ветеринарлар тәшкил итә. Алар этләрне тоту өчен махсус кораллар һәм кулланмалар белән тәэмин ителгән. Әйтергә кирәк, шактый хәвефле, чөнки урам этләре арасында котыру авыруы белән чирлеләр дә очрый.
Авыл читендә урнашса да, этләр приюты бу төбәк халкының игътибар үзәгендә, чөнки йорт хайваннарының тиешле шартларда асралуы белән кызыксынучылар бихисап. Аларның максатлары төрле, кайберләре явыз нияткә дә корылган. Шул ук вакытта бирегә асрауга эт алырга килүчеләр дә бар. Шуңа да карамастан, приютта этләр саны һич кимеми, киресенчә, алар һәр көнне тулыланып тора.
Хуҗасыз этләр белән эшне көйләргә тиешле булган, халыкта йорт хайваннарына карата мәрхәмәтле караш булдыруны күздә тотучы яңа федераль законның гамәлгә куелуы мондый мәсьәләләрнең барысын да хәл итә алмавы да ачыкланды. Приютларга асрауга тапшырылучы этләрнең саны даими арта, ә мәйданнар шул дәрәҗәдә кала. Кешеләр өчен куркыныч этләр санының кискен артуы да үзе бер зур проблема булып тора. Бу исә һәр район һәм тоташ республикада яңадан-яңа чыгымнар таләп итә. Федераль закон таләпләренә ярашлы, чыгымнар гаять зур. Башкортстанның Ветеринария идарәсе исәпләүләре буенча, приютларда хуҗасыз бер этне асрау өчен тәүлегенә 50 сум таләп ителә, ә елга чыгымнар 20 мең сумнан артып китә. Этнең гомер озынлыгы уртача 20 елга тиң дип исәпләсәк, аны ашату өчен генә дә 400 мең сум кирәк. Ни генә әйтмә, хәзерге заманда эт тормышы да шактый кыйммәткә төшә.

Фәнүр Гыйльманов.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас