

"Бу Луганск Халык Республикасында булды. Без килгәндә тирә-якта бронетехника, кораллы кешеләр тора һәм мин мәктәптән рюкзаклы малай килгәнен күрәм. Миндә шундый диссонанс булды. Малайның исеме Кирилл, мин аңардан: “Хәлләр ничек? - дип сорадым. - Ничек укыйсың? Әти-әниләрең бармы?” Аллага шөкер, әти-әниләре исән-сау булып чыкты. Мин аны шатландырырга уйладым, гадәттә сәфәрдә без сугышчыларга бүләк итеп сәгатьләр алабыз, Кириллга сәгать бүләк иттем. Ул әдәпле генә баш иде дә йөгереп китте. Сүз уңаеннан, өченче көн мин аңа Яңа ел бүләге тапшырдым, аның гаиләсе яхшы. Ә шнурлар турында. Бу балалары булган ир-атның табигый реакциясе. Күрәм, ул басып тора, аяк киемендә баулары чишелгән, хәзер йөгереп китсә, егыла бит, дип уйладым. Сәламәт җәмгыятьтә шулай булырга тиеш“, – диде Радий Хәбиров.