+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2023, 05:12

“Башнефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!

“Ветераннарга – йөрәк җылысы” – сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, “Башнефть” компаниясенең элекке хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән социаль әһәмиятле проект ул.

“Башнефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!“Башнефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!
“Башнефть волонтерлары” өлкәннәрне Яңа ел белән котлый!

Күптән түгел “Изге эшләр платформасы” корпоратив волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар “Ветераннарга — йөрәк җылысы” акциясен үткәрде. “Башнефть” компания­се хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хез-мәтчәннәре, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате ветераннары янына барды.
Һәр кеше хаклы ялга чыккач та үзенең эш урынын, коллегаларын сагынып яши. Чыннан да, дистә еллар буе компаниянең үсешенә көч салган, бергә эшләгән хезмәт-кәр­ләр белән гомереңнең иң матур чагын үткәргән еллар хәтердән җуела аламы соң?! Нәкъ шушы үзенчәлекне күздә тотып, “Роснефть” компаниясе структурасына керүче ”Башнефть” компаниясе елына ике тапкыр — 9 Май һәм Яңа ел алдыннан хаклы ялдагы хезмәткәрләрен хөрмәтли, аларга бүләкләр әзерли һәм генеральный директорның котлау сүзләрен җит­керә.

Быел да волонтерлар пенсионерларны игътибарсыз калдырмады. Яңа ел акциясендә компания-нең 100гә якын активисты катнашты. Алар бергәләп компаниянең Бөек Ватан сугышы ветераны статусында булган пенсионерлары янына барды. Бүгенге көндә алар 400гә якын кеше исәпләнә.
Волонтерлар билгеләвенчә, мондый очрашулар, чыннан да, бик җылы, җанлы үтә. Ветераннар сугыш кырында, тылда булган хәлләр-не, арытаба “Башнефть” компания­сенең ничек аякка басуы турында сөйли. Ветераннар өчен, бүләкләр­дән дә бигрәк, аларга күрсәтелгән игътибар, берничә минут кына булса да яшь коллегалары белән аралашу мөһим.

Бу көнне акциядә катнашучы “Уфаоргсинтез” хезмәткәрләре һәм “Беренчеләр хәрәкәте”нең яшь активистлары Чакмагыш районының Чакмагыш авылында яшәүче нефть химиясе сәнәгате ветераны, тыл эшчәне Рифгать Зарипов янына килде. 50 елдан артык гомерен ул “Уфа синтетик спирт заводы”на (“Уфаоргсинтез”ның элекке исеме) багышлаган.

– Заводта мин ярдәмчеләрем белән бергә техника ремонтладым. Без намуслы хезмәт иттек, шуңа күрә дә эшебез гел уңай бәяләнеп торды. Ул вакытта җитәкчелек тарафыннан зур игътибар булды, һәрвакыт шифаханәләргә юллама ала торган идек. Коллектив та бик тату иде, демонстрацияләргә без шатланып йөрдек – бу да мөһим, – дип хатирәләре белән уртаклашты Рифгать Зарипов.

Акция кысаларында “Башнефть” корпоратив хәрәкәте активистлары нефть химиясе сәнәгате ветераны, тыл хезмәткәре Гарәфетдин Әхмә­ров янына да барды. Ул “Уфаорг­синтез”га 1956 елда килгән һәм предприятиене төзүдә катнашкан. Заводтагы эше белән берлектә, ветеран 20 ел дәвамында партия оешмасы секретаре вазыйфасын башкарган. Коллегалары арасында “Нефтехимик” завод гәзитенең эшче хәбәр­чесе буларак аеруча дан алган. Нефть химиясе сәнәгате ветераны Гарәфетдин Зыятдин улы үзенең яшь коллегаларына рәхмәт сүзләрен белдерде, намуслы хез­мәт итүләрен теләде.

“Изге эшләр платформасы” корпоратив активистлар хәрәкәте катнашучысы, “Уфаоргсинтез” хезмәт-кәре Розалина Гайфуллина акциядә катнашудан алган тәэссоратлары белән бүлеште.

– “Башнефть” волонтерлык хә­рә­кәте инде 12 ел эшен алып бара, бу акциядә компаниянең 500дән артык волонтеры актив катнаша. Үзебезнең компанияне аякка бас­тырган өлкән хезмәткәрләребез белән аралашу мөмкинлегенә шатмын. Мондый очрашулар бик җылы үтә, без завод турында гына түгел, ә тормыш турында да сөйләшәбез. Бүген шундый зур нәтиҗәләргә ирешкән компаниядә эшләгәнебез өчен аларга рәхмәтлебез. Ветеран­нарыбызның лаеклы дәвамчылары булырга тырышачакбыз, – дип йомгаклады Розалина Гайфуллина.

Бер сүз белән, волонтерлар ветераннарда бәйрәм кәефе тудыра. Чыннан да, элек кайда эшләүләренә карамастан, ветераннарның һәркай­сы игътибар, хөрмәт тоеп яшәсен!

Альбина ИРКӘБАЕВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас