

Телеканал коллективы фаҗигале хәбәр җиткерә.
Ришат Фәтхинислам улы гомеренең күп елларын журналистикага багышлый, бу һөнәргә тугры һәм эчкерсез хезмәт итә.
Радиода беренче эш тәҗрибәсен элекке БДУның өченче курс студенты булганда, 1991 елда ала. "Радио-2" каналын (хәзерге "Юлдаш") булдыру башында тора, башкорт телле программалар алып бара. Иҗатының төрле чорларында БСТда «Сәлам» телепрограммасының авторы һәм алып баручысы, республиканың төп телеканалында Башкортстан мәгълүмат программалары редакциясенең баш мөхәррире була. 2016 елда ДТРКга эшкә күчә. «Русия радиосы Башкортостан»да - «Атна акцентлары» һәм "Россия 1 Башкортостан" телеканалында «Хәерле иртә, республика!" тапшыруларын алып бара.
Хезмәттәшләре аны югары дәрәҗәдәге профессионал һәм чын журналист үрнәге буларак белә: намуслы, принципиаль, җаваплы, барлык ваклыкларга игътибарлы. Ул игелекле, ачык һәм һәрвакыт аңа мохтаҗ булганнарга ярдәмгә килә иде.
"Безнең барыбыз өчен дә аның кинәт китүе зур югалту. "Башкортостан" ДТРК коллективы тирән кайгы белдерә һәм Ришат Фәтхинислам улын белгән һәм яраткан һәркемнең, туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклаша», - диелә рәсми хәбәрдә.
Хезмәттәшебез белән хушлашу урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.
"Кызыл таң" коллективы Ришат Миндияровның туганнары, якыннары һәм дусларының кайгысын чын күңелдән уртаклаша.
1984-89 елларда БДУның филология факультетында укыган сабакташлар күңелендә Ришат һәрвакыт алчак, мөлаем, туры сүзле, дөреслек өчен җаны фида якын дус булып калачак. Аның хәләле, безнең сабакташ Резеда, балалар, Аллаһ күркәм сабырлык бирсен сезгә!
Фото: ДТРК "Башкортостан"