

Ул 1937 елның 22 сентябрендә Борай районының Яңа Кизгән авылында туган.
Эдуард Хәмитов - Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1998), педагогия фәннәре докторы (2000), профессор (1991), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977), Русия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1998).
Эдуард Шәйхулла улы Башкортстанның татар хәрәкәте җитәкчесе буларак та ихтирам яулады.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры вазыйфасын биләгән (1983-2005) мөхтәрәм остаз белән хушлашу иртәгә, 29 декабрьдә, 10 сәгатьтә БДПУның икенче корпусында булачак.