

Уфада Мөбәрәков урамында “ВАЗ-2114” автомобиле руле артында 30 яшьлек водитель 15 яшьлек үсмерне бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Җәяүле юлны тиешсез урында кисеп чыккан булган. Авария нәтиҗәсендә үсмер баш җәрәхәтләре алган, аны дәваханәгә салганнар.
Ә водитель вакыйга урыныннан качкан, ләкин ул барыбер тоткарланган һәм аның исерек булуы ачыкланган. Ир-егет сүзләренчә, ул, имеш, юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкоголь кулланган. Машина водителенә карата административ материал төзелгән. Авария факты буенча тикшерү башланган.
Уфада теркәлгән янә бер авариядә бала зыян күргән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә. Әхмәтов урамындагы 318/1б санлы йорт каршында 33 яшьлек хатын-кыз “SEAT León” машинасы руле артында борылышта каршы килгән “Renault Duster” машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә беренче чит ил машинасының пассажиры зыян күргән, өч яшьлек кыз имгәнгән. Авария факты буенча тикшерү бара.
Уфада җиңел машинада 57 яшьлек водитель 10 яшьлек малайны бәрдергән. Бу хәл Д. Юлтый урамындагы йорт каршында була. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала, таудан шуып, кинәт юлга килеп чыккан. Водитель туктап өлгерә алмаган.