+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 декабрь 2023, 18:54

"Без бергә, һәм бу Русиянең киләчәгенең иң ышанычлы нигезе..."

Русия Президенты Владимир Путин Кремль фонында үзенең традицион мөрәҗәгатендә русиялеләрне Яңа ел белән котлады.

"Без бергә, һәм бу Русиянең киләчәгенең иң ышанычлы нигезе...""Без бергә, һәм бу Русиянең киләчәгенең иң ышанычлы нигезе..."
"Без бергә, һәм бу Русиянең киләчәгенең иң ышанычлы нигезе..."

- Хөрмәтле Русия гражданнары, кадерле дуслар! Без 2023 елны озатабыз. Тиздән ул тарихның бер өлеше булачак, ә безгә алга барырга, киләчәкне булдырырга кирәк.

Узып баручы елда без бик тырышып эшләдек һәм күп эшләр башкардык, уртак казанышларыбыз белән горурландык, уңышларга шатландык һәм нык булдык, милли мәнфәгатьләребезне, азатлыгыбызны һәм иминлегебезне, безнең өчен какшамас таяныч булган һәм булып калган кыйммәтләребезне якладык. Һәм безне берләштергән төп нәрсә - Ватан язмышы, Русия үткән тарихи этапның, җәмгыять алдында торган масштаблы максатларның һәм һәрберебез тоя торган Ватан өчен гаять зур җаваплылыкның югары әһәмиятен тирән аңлау.

Бүген хәрби хезмәткәрләребезгә, хәрби постта, хакыйкать һәм гаделлек өчен көрәшнең алгы чигендә булган һәркемгә мөрәҗәгать итәргә телим: Сез — безнең геройларыбыз, сезнең белән бергә безнең йөрәкләребез. Без сезнең белән горурланабыз һәм батырлыгыгызга сокланабыз. Мин беләм, хәзер сез иң якын, иң кадерле, туган кешеләрнең мәхәббәтен, миллионлаган Русия гражданнарының көчле ярдәмен тоясыз. Без күп тапкырлар иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алуыбызны һәм беркайчан да чигенмәячәгебезне исбатладык, чөнки безне таркатырга, аталарның хәтерен һәм иманын оныттырырга, үсешебезне туктатырга сәләтле көч юк.

Кадерле дуслар! Теләсә кайсы вакытта Яңа елны каршылау — ул якты өметләр, якыннарыңны сөендерергә эчкерсез теләк. Якынлашып килүче 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Киләсе елда Русиянең барлык гаиләләренә иң яхшысын телим.

Без-бер ил, бер зур гаилә, без Ватаныбызның ышанычлы үсешен, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итәчәкбез, тагын да көчлерәк булачакбыз. Без бергә, һәм бу Русиянең киләчәгенең иң ышанычлы нигезе. Бәйрәм белән сезне, кадерлеләрем, яңа 2024 ел белән!, - диде Владимир Путин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас