+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Января 2024, 14:05

Кызыма "Шөкранәхан" исеме кушам!

Иң еш кушылган исемнәр арасында тагын ниндиләре бар?

Кызыма "Шөкранәхан" исеме кушам!Кызыма "Шөкранәхан" исеме кушам!
Кызыма "Шөкранәхан" исеме кушам!
Былтыр Башкортстанда әти-әниләрнең нинди исемнәргә өстенлек биргәнлеге билгеле булды. ЗАГС реестрына ярашлы, 2023 елда балалар арасында иң популяр исемнәр Әмир (570) һәм Әминә (454) булган.

Шулай ук иң ошаган малай исемнәре арасында Тимур (415), Матвей (398), Эмир (388) һәм Марк (396) булган.

Былтыр еш кына София (420), Эмилия (396), Амелия (411), шулай ук Ева (411) исемле кызлар дөньяга килгән. Ә менә Нета, Магдалена, Инала, Шөкрәнәхан, Рейанны еш очратмассың, болар - Башкортстанда иң сирәк хатын-кыз исемнәре.

Малайлар исемнәре арасында Евсей, Даут, Сәфәргали, Дәүләтбәк һәм Алиджон сирәк очрый.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас