+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 гыйнвар 2024, 06:32

Финанс белемлелеге бүген бик мөһим!

Башкортстан Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, финанс мошенниклыгына каршы социаль реклама циклыннан торган төбәк проекты «Иң яхшы комплекслы мәгълүмати кампания» номинациясендә «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенрусия премиясе шорт-листына кергән.

Финанс белемлелеге бүген бик мөһим!Финанс белемлелеге бүген бик мөһим!
Финанс белемлелеге бүген бик мөһим!

- Мошенниклык очракларын профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы - халыкка киң таралган мошенниклык схемалары турында мәгълүмат бирү. Быел «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенусия премиясе конкурсында 300 проект катнашты, 30ы иң яхшылар диа табылды һәм шорт-листка эләкте, шул исәптән безнең Башкортстан проекты да, - дип билгеләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Исегезгә төшерәбез, "ФинЗОЖ" проекты финанс хәвефсезлеге һәм грамоталы финанс тәртибе мәсьәләләре буенча халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Чаралар, нигездә, дистанцион форматта уздырыла, бу барлык кызыксынучылар өчен файдалы мәгълүмат бирә - теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы торак пунктта, шулай ук куллану вакыты буенча чикләнмәгән файдалану мөмкинлеген бирә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас