Равил Шаммасов 1930 елда Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Стәрлебаш татар урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Стәрлетамак педагогия институтында югары белем ала. Зилаер районының Сабыр җидееллык мәктәбендә укыта, мәктәп директоры була.
1956 елда туган районына кайтып, Яшерган мәктәбендә эшли. 1958 елдан тормышын профессиональ журналистика белән бәйли. Тәүдә Стәрлебаш район гәзитендә тәрҗемәче һәм бүлек мөдире була. 1962-71 елларда – “Кызыл таң” гәзите редакциясендә җаваплы секретарь урынбасары, идеология бүлегендә әдәби хезмәткәр, партия тормышы бүлеге мөдире. Шул ук вакытта редакциянең партбюро секретаре да була.
1967 елда “Таң елмаюы” дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Соңыннан Равил Шаммасның хезмәт юлы төрле өлкәләрдә дәвам итә: Башкортстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе мөхәррире, Республика тынычлык комитеты, Башкортстан Язучылар берлеге аппараты һәм “Һәнәк” журналы редакциясе хезмәткәре булып эшли.
Равил Шаммасның “Җан яшәртер ямьнәрем”, “Гомер гөлләмәсе”, “Яраларны сөю дәвалар”, “Акыл таягы”, “Кеше диләр синең затыңны” дигән шигырьләр һәм поэмалар китапларын укучылар яратып кабул итте. “Гомер учагымның кузлары” җыентыгы Уфада – татар телендә, ә “Каен суы” Мәскәүдә урыс телендә дөнья күрде. “Күперсез елга” һәм “Шомыртлы тугай” китапларына кергән повестьларда укытучылар һәм журналистлар тормышы яктыртыла.
Равил Шаммас 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булды. Аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. “Кызыл таң”да эшләгәндә ул БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде. Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты. 2021 елда “Башкортстан Республикасының халык шагыйре” исеменә лаек булды.
Равил Шаммас белән хушлашу 5 гыйнварда Уфада, Ленин урамы, 4 адресы буенча урнашкан Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә үтәчәк. Мәрхүм белән хушлашу 10: 30 сәгатьтә башлана. Башкортстанның халык шагыйрен туган ягында, Стәрлебашта җирләячәкләр. Соңгы юлга озатырга теләүчеләр өчен автобус белән трансфер оештырылачак.
“Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективы, Равил Сәхиулла улы Шаммасов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша.
Фото: Башинформ