Дөнья белән хатын-кыз һәм мәхәббәт идарә итә, диләр. Чыннан да, ил корабын алып баручы ирләр иң мөһим карарларны хатын-кызлар белән киңәшләшкәннән соң кабул итә. Бу әниләр киңәшенә колак салу белән бәрабәр.
Хәзерге җәмгыятьтә гүзәл затлар әнә шундый бик күзгә күренеп бармаган, әмма үтә дә җаваплы, үзәк миссияне үти. Беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская исемен йөртүче иҗтимагый оешма да нәкъ шулай.
Оешма иҗтимагый икән, димәк, ул халыкныкы. Димәк, ул аның мәнфәгатьләрен яклый. Тагын, биредә эшләгән өчен акча түләмиләр. Бу – күңел эше. Ә хатын-кызның күңелендә ниләр бар? Анда нәфислек, шигърият, балалар тәрбиясе, дөнья гаме, ил язмышы...
– Әйе, “Сәхибҗамал” исемен горурлык белән йөртүче оешмабыз гомере буена милләтен сөеп яшәүче халкы белән дә, эш гамәлләре белән дә бәсле ул, – диде оешманың күптән түгел узган җыенында аны соңгы биш елда җитәкләүче, эшчәнлегендәге уңышларга күп көч салучы Флүсә Назаргулова. – Катлаулы чор булуга карамастан, соңгы еллар безнең өчен күтәрелеш чоры булды. Бу җәһәттән мин аеруча оешмабызның Бүздәк, Борай, Нуриман, Кушнаренко, Чакмагыш, Чишмә, Бишбүләк, Миякә, Гафури районнары бүлекчәләрен атар идем.
Чыннан да, бүлекчәләр эшчәнлеге игътибарга да, ихтирамга да лаек. Борай районы бүлекчәсен җитәкләүче Рәфыйга Усманова үз эшчәнлеге турында сөйләгәндә болай диде:
– Иң уңышлы проектларыбызның берсе – “Туган телемдә Анам сөте бар”. Бу проект үз эченә туган телләр, шигърият, язучылар көннәре, Тукай туган көн, шигырь сөйләүчеләр бәйгеләре, татарча диктант, иҗат белән шөгыльләнүче укучыларга үз исемемдәге премияне бирү һәм башка шундый чараларны ала.
Без шуңа инандык, нинди генә чара үткәрелсә дә, сүзне туган телләр мәсьәләсенә, аны үстерү, яклау, саклауга бәйләү зарур. Чөнки туган тел – ул хәзинә, ә хәзинәне сакларга кирәк. “Хатын-кыз – дөнья тоткасы, ул – таяну ноктасы”, “Авылымның айлы кичләре”, “Халык кәсепләренә яшел юл” проектларының да нигезе шунда.
Үзебезнең эшчәнлек турында шушы шигырь юлларымны китерәсем килә:
Чакрымнарда үлчим микән,
Салыйм микән мизанга?
Әмма ничек тырышсам да,
Тырмашсам да, ярышсам да,
Гомер кылган уңышларым
Милләтем, Тукай каршында
Бу – бер бөртек тузан ла.
Татар каны аккан җирне
Тир белән ашлау гына,
Гөлме, көлме калыр, диеп,
Бер караш ташлау гына.
Җире уңдырышлы, беләм,
Милләтем бакчасында.
Җимеш көтсәк, киләчәккә
Орлыйк булыйк без шунда.
Бүздәк районында “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсе 2021 елның апрелендә эшли башлаган. Ел саен район хатын-кызлар советы белән берлектә “Җырлый каләм – тыңла Галәм”, “Чын күңелдән” чаралары, шигърият кичәләре, әдәби марафоннар, җыр-моң бәйгеләре, китап туйлары, гаилә бәйрәмнәре, Өлкәннәр көне, 8 март һәм башка бәйрәм чаралары үткәрелеп тора. Мәсәлән, быелгы “Чын күңелдән” чарасы “Серле чишмә” ансамбленең активы, ветераннары белән җылы очрашу кичәсе формасында булган. Мондый чаралар олыларны ихтирам итү, яшьләргә белгәнне өйрәтү, гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтү, саклау максатын үти. Бу хакта оешманың Бүздәк районы бүлекчәсе җитәкчесе Фиюзә Бурангулова сөйләде.
Узган ел Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы өчен Габдулла Тукай, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мөхлисә Бубый, Муса Җәлил һәм башка шәхесләребезгә багышланган хәтер кичәләре, китап бәйрәмнәре, күренекле язучылар, җырчылар, мәдәният, сәнгать әһелләре, иҗат кичәләре, юбилей тантаналары, гомумән, төбәгебезнең гүзәллегенә игътибарны юнәлтүче, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүче чаралар, табигатьне күркәмләндерүче өмәләр белән истә калыр.
Пәйгамбәребезнең: “Икәү – берәүдән, өчәү – икәүдән, дүртәү өчәүдән хәерлерәк. Шуңа күрә, таркалу түгел, туплану яхшы”, — дигән хәдис шәрифен истә тотып, бу оешманың киләчәктә дә мәсләге бердәмлек, оешканлык булыр дигән ышанычта торыйк. Алдагы биш елда аны безнең хезмәттәшебез, “Кызыл таң” журналисты Зөһрә Исламова җитәкләячәк. Без аңа уңышлар телибез.