+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 02:25

Бозга ышанмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли.“Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча тиешле чаралар күрә. Яңа ел төнендә полицейскийлар, дружинниклар, хосусый сак предприятиеләре хезмәткәрләре бәйрәм чараларын уздыру урыннарында булды.

Бозга ышанмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!Бозга ышанмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Бозга ышанмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

6-7 гыйнварга каршы төндә 200дән артык гыйбадәтханәдә һәм чиркәүдә хәвефсезлек тәэмин ителәчәк”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Белгечләр пиротехник эшләнмәләр кулланганда, шулай ук алкоголь белән сак булу турында искә төшерә.

“Исерек кешенең, законны бозып кына калмыйча, үзе дә җинаять яисә бәхетсезлек корбаны була алуын онытмагыз. Әгәр сез әзерләнә торган җинаять яисә хокук бозу турында белеп калсагыз, яки шикле предметка юлыксагыз, бу хакта якындагы полиция патруленә яисә түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегез сорала: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте – (347) 279-39-02, ышаныч телефоны – (347) 279-32-92, яки 02 (кесә телефоныннан – 102). Барлык телефоннар да тәүлек әйләнәсенә эшли”, – дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Шуны да исегезгә төшерәбез: җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр эчү тыела. Моның өчен штраф 500-3000 сум һәм 1500 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, идарәче компания белән алдан килешмичә, фатир тәрәзәләре һәм балконнарыннан фейерверклар очыру да тыела, күпкатлы йортлар ихатасында да бу ярамый. Идарәче компания белән алдан килешенгән булу мотлак. Фейерверклар ату ниндидер күңелсез нәтиҗәләргә китергән очракта кимендә 500 сум күләмендә штраф салына, китерелгән зыянны исәпкә алып, аерым очракларда 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Властьларга хәбәр итмичә, киңкүләм чаралар (флешмоблар, төрле акцияләр) үткәрү дә тыела. Физик берәмлекләр моның өчен 10-20 мең сум күләмдә штрафка тартылса, юридик берәмлекләр өчен бу сумма 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу көннәрдә кышкы балык тоту өчен вакыт күп. Аның төп шарты – кеше авырлыгын күтәрә алырлык калынлыктагы боз өстенә генә чыгарга ярый. Кызганычка каршы, кайбер балыкчылар моңа игътибар итми.

“Кеше авырлыгын күтәрү өчен бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Җиңел машиналар өчен – 20-30 сантиметр”, – ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсенең дәүләт инспекторы Геннадий Свиридов һәм бу көннәрдә сулыкларда инспекторлар тикшерүләре булачагын искәртә.
Боз үтәкүренмәле, зәңгәрсу яисә яшькелт төстә булырга тиеш. Ә соры яисә сары төстәге боз балыкчыны шунда ук сагайтырга тиеш – ул тиз ватылачак.
Балыкчыларга боз өстендә бәхетсезлек очракларыннан котылырга берничә киңәш ярдәм итәр:
– тәүлекнең караңгы вакытында бозга чыкмагыз;
– бер урында күп бәке эшләмәгез – алар арасында 5-6 метр ара булырга тиеш;
– төркем белән балык тотканда балыкчылар арасында хәвефсез ара – 50 метр;
– бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәгез, таяк яисә лом белән генә;
– балыкка исерек килеш бармагыз һәм баргач та эчмәгез!

 

Фото: Яна Калинина.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас