+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 06:40

Герой килене

Светлана Гәрәева ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Муса Гәрәевның исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә.

Герой киленеГерой килене
Герой килене

Светлана Гәрәева Үзбәкстанда дөньяга килсә дә, балачагы һәм калган гомере Башкортстанда уза.

– Әнием Роза Хәсәетдин кызы Кырмыскалы районының Үтәгән авылында туып-үсә. Сәләтле кыз (ул бик матур җырлый, бии, оештыру сәләте дә бар иде) мәктәпне тәмамлагач, илебез башкаласына юллана. Үҗәт холыклы әнием Мәскәүдә дә югалып калмый, мәдәният йортларының берсенә эшкә урнаша. Ун ел Мәскәүдә яшәгәч, ахирәте белән Үзбәкстанга юлланалар. Анда барып урнашкач, ул булачак ирен очрата. Ырынбур якларыннан килгән Тимербай да, совет кешеләренең күбесе кебек үк, кояшлы һәм җылы Үзбәкстанга бәхет эзләп килгән була. Әтием – һөнәре буенча бухгалтер, барлык уен коралларында да уйный белгән сәләтле һәм чибәр ир-егет була. Яшьләр бер-берсенә гашыйк була һәм озакламый гаилә корып яши башлый. Аннан инде мин дөньяга килгәнмен. Тик, яшь гаиләдә ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Кызу холыклы әнием, мине алып, туган якларына кайтып китә. Бәлки, ул ире аның артыннан килеп, янә бергә кушылырбыз, дип тә уйлагандыр, тик язмышлар башкача языла. Шулай итеп, без әнием белән Салават шәһәрендә яши башлаганбыз. Әйтергә кирәк, мин бервакытта да үземне ятим итеп тоймадым, чөнки әнием балачагымны бәхетле итәр өчен барысын да эшләде, – ди Светлана Гәрәева.
– Балачак, мәктәп еллары, һәркемнеке кебек үк, бары тик матур хатирәләр булып күңелдә саклана. Пионер, комсомол тормышында актив катнашучылар арасында булдым. Тарих дәресләрендә укытучыбыз Галина Александровнаның ватанпәрвәрлек темасын күтәреп, төрле геройларыбыз хакында сөйләгәне хәтеремдә нык сакланган. Алар арасында республикабыздагы бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевның да булуы минем кечкенә күңелемдә горурлык хисе тудырганы әле дә истә.
Әнием белән әдәби китапларны бик күп укый идек, бәлки, шуңа күрә дә ул мине журналист итеп күрәсе килеп, мотлак рәвештә Мәскәү дәүләт университетына укырга керергә өндәде. Мин, киресенчә, инша язарга да яратмый идем. Әнигә: “Мәскәүгә укырга барам, тик үзем теләгән биология факультетына укырга керәм”, – дидем һәм башкалага юлландык. Имтиханнарны тапшыргач, МДУга керер өчен баллар җитмәде һәм мин Уфага кайтып, БДУга документларымны тапшырдым. Монда инде имтиханнарны уңышлы биреп, биофак студенты булып киттем, – ди Светлана Тимербай кызы.
Озакламый Светлананың күңелле студент еллары башлана. “Кеше һәм хайваннар физиологиясе” кафедрасы студенты университетның данлыклы “Ирәндек” халык биюләре ансамблендә шөгыльләнә, тырышып укый. Булачак ирен дә ул беренче тапкыр нәкъ шушы уку йортында күрә.
– Сентябрьдә беренче курс студентлары университетның яңа корпусы төзелешенә эшкә йөрде. Менә шул чакта мин беренче тапкыр Евгений Муса улын күрдем һәм гашыйк та булдым. Хәер, аңа барлык студент кызлар да гашыйк, ә егетләр хөрмәт итә иде. Озын буйлы һәм төз гәүдәле, сары чәчле, яшел күзле укытучыбыз яшьләр һәм хезмәттәшләре арасында үз кеше булды. Башка укытучылардан аерылып торган ягы – дәрәҗәсен төшермичә, студентлар белән уртак тел таба, аралаша белүендә, моңа өстәп, юмор хисле дә иде. (Ул аспирант чагында Башкортстанның КВН командасы капитаны булып, Мәскәүдә дә үзәк телевидениедә чыгыш ясый. Озак еллар БДУның КВН командасы җитәкчесе (президенты) була. 1985-95 елларда ул җитәкләгән “Клуб-91” командасы Башкортстанның югары уку йортлары арасында үткәрелгән конкурсларда беренчелекне бирми. Әлеге чыгышларга текстны Евгений үзе яза иде). Ә инде укымышлы, киң эрудицияле булуы акыллы карашыннан ук сизелеп тора иде.
Евгений Муса улы үзе студентлар белән демократик мөнәсәбәтләрдә булса да, кыюрак кызларның укытучыбызга (өстәвенә, аның өйләнгән һәм улы барлыгын белгән килеш) сүз ката, сөйләшә алуыннан мин көнләшә дә идем, чөнки үзем оялчан булдым.
Студент елларының шаулап-гөрләп узып киткәнлеген сизми дә калдым. Кулыма диплом алып, Салават шәһәренә эшкә урнаштым. Бер ел узгач, җәйге ялымда Уфага килдем һәм “Ирәндек”тә шөгыльләнгән дусларымны, укытучыларны күрәсем, хәлләрен беләсем килеп, үзем белем алган уку йортына кердем. Шул көнне Евгений Муса улы белән университет коридорында очраштык. Инде аның каршында юаш кына студент кыз түгел, ә укытучы басып торганлыктан, ничектер җиңел генә аралашып, сөйләшеп тордык.
Тагын бер ел узгач, эш буенча Уфага килдем һәм очраклы рәвештә Евгений Муса улы белән урамда очраштык: аның улын җитәкләп урамнан китеп барганын күреп, мин аларның каршысына чыктым. Евгений Муса улы әтиләренә баруын әйтте һәм мине дә үзләренә чакырды. Мин дә аны-моны уйлап тормадым, иярдем дә киттем. Фатирга кереп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек, улы белән уртак тел табып, уйнадык һәм мин кичкә таба Салаватка кайтып киттем. Аерылышыр алдыннан адресларыбыз белән алыштык һәм хат язышырга сүз куештык. (Әйтергә кирәк, бу вакытта Евгений Муса улының хатыны белән аерылышырга йөргәнен мин ишетеп белә идем инде).
Беренче хатны мин яздым һәм түземсезләнеп, җавап көттем, ә инде хат алгач, барлык кыюлыгымны җыеп, хисләремне дә белдердем. Бераздан Евгенийдан да шундый ук хат алдым, ни дисәң дә, хат юлларында үзеңнең хис-тойгыларыңны әйтү, башка кешегә җиткерү уңайлырак, минемчә. Менә шулай, безнең арада мәхәббәт хатлары йөри башлады, һәм ул Яңа ел алдыннан Салаватка килде. Ә инде 8 Март бәйрәмендә мине Уфага әти-әнисе белән таныштырырга чакырды. Мин бик куркып һәм икеләнеп кенә аның әти-әнисе белән танышырга килдем. Бигрәк тә Муса Гайса улы нәрсә дип әйтер икән, дип борчылдым. Ә инде фатирга кереп, танышкач, аның ягымлы һәм ихлас күз карашын күргәч, барлык шик-шөбһәләрем юкка чыкты һәм без озакламый Евгений белән өйләнештек.
Муса Гайса улы белән Галина Александровна икесе дә бала җанлы картәти белән картәни булды. Оныклары Михаилны карашырга һәрдаим ярдәмләшеп тордылар, төрле түгәрәкләргә йөрттеләр. Безнең улыбыз Тимур, кызыбыз Юлия тугач та алар оныкларын картәни-картәтидә генә була торган үзгә мәхәббәт белән чорнап, тәрбияләштеләр.
Тимурның йөз чалымнары да картәтисенекенә охшаш. Ул теле ачылгач, башына пилоткасын кия дә картәтисе янына килеп: “Товарищ полковник! Летчик Гареев к полету готов!” – дип сәламләргә өйрәнеп алды. Ә инде Муса Гайса улы оныгыннан сәлам алгач, рәхәтләнеп көлә иде. Улыбыз да картәтисе кебек очучы булырга хыялланды, тик тормыш юлы аны башка өлкәгә алып кереп китте.
Муса Гайса улы азсүзле булып хәтеремдә калган. Миңа калса, ул кешеләр белән татар телендә ихласрак сөйләшә һәм туган телендә аралашырга ярата иде. Ул бик пөхтә иде, чисталык, тәртип яратты. Бу аның киемендә, үз-үзен тотышында, эшендә дә чагыла иде. Шулай ук, йорттагы чисталыкны, тәртипне үз итте.
Муса Гайса улы табигать кочагында булырга да бик ярата иде. Җәйләрен гаиләбез белән Йоматаудагы йортта яшәдек. Без иртән йокыдан торып чыгуга, ул инде бер кәрзин гөмбә җыеп алып кайткан булыр иде. Берсендә мин дә аның белән урманга барырга булдым. Бу хакта биатама әйткәч, ул миңа: “Ярар, барырсың, тик мин йокыдан иртүк торам”, – диде. Икенче көнне таң беленгәч тә урманга киттек. Муса Гайса улы җирдәге яфракларны кулындагы таяк белән урыныннан кузгата да, гөмбә табып, аны саклык белән генә кисеп ала. Озакламый аның кәрзине тула язды, минеке һаман буш иде әле. Шуннан ул миңа гөмбәне ничек эзләргә кирәклеген аңлатты һәм үзе табып күрсәтте.
Ә инде Галина Александровна белән икесенең дә яраткан шөгыле – умартачылык булды. Бал аерткан көнне аларга һәркайсыбыз ярдәмләшергә тырыша идек һәм ул көн бер бәйрәмгә әйләнә иде.
Йоматауда Муса Гайса улы белән Галина Александровна күршеләре белән дус, тату, булдылар. Бигрәк тә Гәрәевлар белән Евсеевлар гаиләсе дуслыгы озын һәм ныклы булды.
Муса Гайса улы гомеренең соңгы өч елында каты авырса да, беркайчан зарланмады. (Әйткәндәй, әгәр дә аңа вакытында дөрес диагноз куелган булса, бәлки, якты дөньяда озаграк яшәгән булыр иде). Инде бакыйлыкка күчәргә күп вакыт калмаганны аңлагач, ул якыннарын җыйды һәм безгә үзенең туган авылына кайтып йөрергә, туган ягын онытмаска кушып, соңгы сүзләрен әйтте, – дип истәлекләре белән уртаклашты Светлана Тимербай кызы.
– Халкыбызда “Килен – бианай туфрагыннан ярала” дигән әйтем бар. Миңа калса, бу Сезгә дә туры килә. Галина Александровна да ачык, киң күңелле, сөйләшергә яратучы хатын-кыз булса, Сезнең холык та шундый, минемчә. Яшь киленне Галина Александровна ничек каршы алды? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Чыннан да, охшаш якларыбыз да бардыр. Галина Александровнадан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Кияүгә чыккач та, ул миңа кулинария китабы бүләк итте, чөнки үзе бик оста һәм тәмле пешеренә иде. Соңгы көннәрендә аны Евгений белән бергә карадык, хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Евгений көненә өчәр тапкыр әнисе янына бармыйча калмый иде. Менә шундый акыллы, мәрхәмәтле ул үстергән Ана иде ул. Миңа карата “Рәхмәт сиңа, кызым”, – дигән соңгы сүзләре күп нәрсәне аңлата, минемчә, – диде Светлана Гәрәева.
“Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкальдәге кебек, тормыш юллары спираль кебек кабатлана да кабатлана. Муса Гайса улы белән Галина Александровна сугышның ачысын, фашизмның ерткычлыгын күреп, үлем-хәсрәт китергән кайгыны үз иңнәрендә күтәрсәләр дә, тормышка булган матур, якты карашларын, саф күңелләрен саклап калып, аны улларына, оныкларына да тапшыра алганнар.
Светлана белән Евгений Гәрәевлар да – бала җанлы картәти белән картәни. Кайчан гына шалтыратсам да, алар оныклары белән мәш киләләр: берсен мәктәпкә озаталар, икенчесен каршы алалар, өйгә бирелгән дәресләрне бергәләп эшлиләр, бассейнга йөртәләр, Димдә су коеналар һәм башкалар. Ә инде Светлана Тимербай кызы нәкъ шушы гаиләгә килен булып төшүенә горурланып, моны язмыш бүләге дип кабул итә. Ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Муса Гәрәевның исемен мәңгелештерүгә дә зур өлеш кертә: үзе эшләгән Уфадагы статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжында “Туган якны өйрәнү” түгәрәген җитәкләп, Муса Гәрәев шәхесенә багышланган һәм ватанпәрвәрлек темасына ачык дәресләр үткәрә. Аның катнашлыгындагы шундый ук дәресләр ДОСААФның Башкортстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә республиканың төрле районнарында да уза.
Кайчандыр кечкенә кызчыкның күңеленә Ватанны, Туган илне саклау, яклау хисләрен тарих укытучысы салган булса, бүген инде Светлана Гәрәева үзе дә шушы изге гамәлне балаларына, оныкларына, укучыларына һәм Башкортстанда яшәүче күпсанлы малай һәм кызларга тапшыра.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Уфа шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас