+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Января 2024, 02:21

Хәбәр итегез – сезне ишетәчәкләр!

“Инцидент-менеджмент” системасына килгән һәр мөрәҗәгать җитди игътибар үзәгенә алына.Ел башында үткән елга йомгак ясау гадәте бар. Республикада ул “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” булды. Чынында да, бу юнәлештә башкарылган гамәлләр халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, аны уңайлы һәм хәвефсез итүгә зур өлеш кертте. Соңгы елларда республикада халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә нәтиҗәле җавап бирү системасы булдырылды. Ул кешеләрне борчыган мөһим һәм көнүзәк проблемаларны хәл итәргә булыша. Әлеге юнәлештә Башкортстанга идарә итү үзәге һәм “Инцидент-менеджмент” системасы нәтиҗәле эшли. Әйдәгез, башкарыл­ган эшләрнең берничәсен санап узыйк.

Хәбәр итегез – сезне ишетәчәкләр!Хәбәр итегез – сезне ишетәчәкләр!
Хәбәр итегез – сезне ишетәчәкләр!

Нуриман районының Нимесләр авылындагы Парк урамында хәзер кичләрен якты. Моны биредә яшәүчеләрнең социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатенә җавап итеп, Яңа Күл авыл Советы хезмәткәрләре кайгыртты. Алар фонарьлардагы лампаларны алыштыруны һәм Парк урамындагы 7нче йорт янында өстәмә фонарь урнаштыруны оештырды.

“Кире элемтә” платформасына, Салаваттагы Бочкарев урамындагы 9 һәм
9 а йортлары арасындагы ихатада караңгы һәм фонарь янмый, дигән мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аны шәһәр хакимияте хезмәткәрләре эләктергән. “ОДД”ның подрядчы оешмасы хезмәткәрләре шунда ук җитешсезлекнең сәбәбе кыска ялганыш һәм электр чыбыгының өзелүе булуын ачыклаган. Җитешсезлекләр бетерелгән.

Туймазыда яшәүче бер ханым Ленин проспектында җәяүлеләр кичүенә билгеләр урнаштыру үтенече белән социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткән. Аны Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, шуннан соң Туймазы районы хакимияте контрольгә алган.
Элек биредә җәяүлеләр кичүе билгеләре булуы ачыкланган. Ләкин Ленин проспектын реконструкцияләү вакытында аларны алганнар. Эшләр тәмамланганнан соң, җәяүлеләр юллары урынына заманча проекция күчешләре урнаштырырга ниятләгәннәр. Подрядчы оешма хезмәткәрләре юл билгеләрен кире кайтарган һәм Ленин проспекты буенча 5 проекцион күчеш урнаштырган. Комментарийларда ханым Туймазы районы хакимиятенә эше өчен рәхмәт белдергән һәм күчешләрне кардан чистартырга кирәклеген дә искәрткән.

Благовещенда яшәүчеләрнең берсе Н. Киселев исемендәге паркта шугалакны киртәләп алуны сораган. Бу мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУРы эләктергән, Благовещен районы хакимияте аңа шунда ук җавап биргән. Мөрәҗәгать авторына хәбәр итүләренчә, бозда шуучыларның хәвефсезлеге максатында киртәне якын көннәрдә эшләп куярга ниятләгәннәр, тик паркта боз шәһәрчеген төзекләндерү буенча эшнең күләме зур булу сәбәпле, аның вакыты күчерелгән. Декабрь ахырында Благовещен районының шәһәрне төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре шугалакта боз киртәләре урнаштырган.

Октябрьскийның 32нче бистәсендә өзелеп төшкән юл билгесе хакында шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе хәбәр иткән. Хәбәрне Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системалары теркәгән. Октябрьский шәһәре хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне Стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлегенә тапшырган. Шул ук көнне подрядчы оешма хезмәткәрләре юл билгесен төзәткән һәм ныгыткан.

Төзекләндерү буенча тагын бер үтенеч Бүздәктән килгән. Район үзәгендә яшәүче ханым Социалистик урамында фонарьлар янмавы турында язган. Бүздәк районы хакимияте мөрәҗәгатьне контрольгә алган. Ачыклануынча, трансформатор подстанциясендә авария булган, шуңа күрә Социалистик урамында утлар сүнгән. Бүздәк РЭСы хезмәткәрләре, урынга чыгып, фоторелены, янган приборны алыштырган һәм тиздән урам балкып киткән.

Октябрьскийда Юрий Гагарин исемендәге паркта фонтан касәсен чистартканнар. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать иткәннән соң эшләнгән. Муниципалитет хакимияте аны эшкә алган. “Төзекләндерү” учреждениесе директоры Руслан Камалетдинов мәгълүматлары буенча, парктагы фонтанны суүсемнәрдән һәм ләмнән чистартканнар.
Һәм тагын бер мисал. Салават шәһәрендә социаль челтәрләрдә бер хатын-кызның мөрәҗәгатеннән соң С. Юлаев бульварындагы җәяүлеләр кичүен асфальтлаганнар.

Иглин районының Иске Юрмаш авылында да Үзәк урам буенча юл асфальтланган. Урындагы халык юллардагы чокырларга һәм тузанга зарланып, социаль челтәрләрдә комментарийлар калдырган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгәннән соң, аны Иглин районы хакимияте эшкә ала. Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова карары буенча, юлны ремонтлау узган елның августына планлаштырылган. 30 августта район хакимияте Үзәк урамга асфальт түшәлде, дип хәбәр итте. Ә машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән тизлек режимын арттырмасын өчен юлда ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган.

Узган елның мартында Дүртөйле районының Суккул авылында яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә начар юлларга зарланган: газ үткәргәннән соң, яңа микрорайонның кайбер урамнарында хәрәкәт итү кыенлашкан. Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” системасы әлеге кешенең хәбәрен теркәгән, ә Дүртөйле районы хакимияте аны эшкә алган.
Яз ахырына кадәр смета әзерләгәннәр, акча бүлгәннәр һәм подрядчыны билгеләү өчен конкурс үткәргәннәр. Җәй дәвамында юллар вак таш белән капланган. 31 августка хакимият башкарылган эш турында хисап тоткан: Суккул авылының Дүртөйле һәм Бакча урамнары буенча юлларны төзекләндергәннәр.

Шундый файдалы гамәлләр яңа елда да дәвам итәчәк. Без республика халкын яшәгән урыннарындагы мәсьәләләргә битараф булмаска чакырабыз. Хәбәр итегез – сезне ишетәчәкләр!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас