+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 08:19

Равил Шаммас вафат

Республика җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде. 94нче яшендә Башкортстанның халык шагыйре, күренекле прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Равил Шаммас (Шаммасов) вафат булды.

Равил Шаммас вафатРавил Шаммас вафат
Равил Шаммас вафат

Равил Шаммасов 1930 елның 9 ноябрендә Башкорт АССРының Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Матрай (хәзерге Зилаер) районының Сабыр җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый, тиздән аның директоры була.

Аннары туган районының Яшерган мәктәбендә укытучы булып эшли. Соңыннан журналист эшенә Стәрлебаш район гәзите редакциясенә күчә. 1962-72 елларда - җаваплы секретарь урынбасары, "Кызыл таң" республика гәзитенең бүлек мөдире. 1973 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1972-80 елларда - Башкортстан китап нәшриятында, аннары республика Тынычлыкны саклау комитетында, «Һәнәк» журналында һәм Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында нәфис әдәбият мөхәррире булып эшли. Озак вакыт республиканың татар телле язучылар секциясен җитәкли.

Равил Шаммасның әсәрләре 1950 елларда басыла башлый. “Җан яшәртер ямьнәрем”, “Гомер гөлләмәсе”, “Яраларны сөю дәвалар”, “Акыл таягы”, “Кеше диләр синең затыңны” дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыкларын укучылар яратып кабул итте. Барлыгы 20дән артык шигъри һәм проза китабы, шул исәптән күп томлы башкорт, урыс һәм татар телләрендәге әсәрләр җыентыклары дөнья күрә. Аның шигырьләре шулай ук белорус, украин, казах, каракалпак, мари, чуваш һәм башка телләрдә басылып чыга.

Шагыйрьнең иҗатында илебезнең бер гасырлык тарихы ачык чагылыш тапкан. Бөек Ватан сугышы, совет халкы кичергән авырлыклар һәм бәла-казалар, патриотизм, тылдагы хатын-кызларның һәм балаларның хезмәт фидакарьлеге темасы шагыйрьнең әсәрләрендә аерым урын алып тора. Шагыйрь туган җирне, табигать матурлыгын, замандашларының илһамлы хезмәтен данлый. Аның шигъриятендә һәм прозасында мәхәббәт темасы аеруча ачык күренә. Әдипнең лирик шигырьләренә композиторларның күбесе моңлы җырлар язган. Равил Шаммасов С. Маршак әсәрләре, шулай ук казакъ, каракалпак, мари, украин һәм чуваш шагыйрьләре әсәрләренең талантлы тәрҗемәчесе сыйфатында да үзен күрсәтте.

Равил Сәхиулла улы үз гомерендә рух ныклыгы һәм язучылык бурычына тугрылык үрнәген күрсәтте. Сукыр булуга карамастан, хатыны Гөлсем Заһретдин кызы ярдәме белән ул соңгы көннәренә кадәр яңа әсәрләр иҗат итте.

Равил Шаммас 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булды. Аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. “Кызыл таң”да эшләгәндә ул БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде. Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты. 2021 елда “Башкортстан Республикасының халык шагыйре” исеменә лаек булды.

Талантлы шагыйрь, туган республикабыз патриоты һәм искиткеч кеше Равил Шаммас турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Р.Ф. Хәбиров, К.Б. Толкачев, А.Г. Назаров, М.В. Забелин, У.Т. Килсенбаев, И.Р. Әхмәтвәлиев, И.М. Мәүлетбирдин, Ә.И. Шәфыйкова, М.В. Ульчев, Р.Р. Мәүлиев, Р.К. Рахмангулов, А.Г. Баймөхәммәтов.

Фото: Башинформ

Автор:Денис Таваев
Читайте нас