+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 гыйнвар 2024, 07:50

"Сөт кухнясы"нда печенье да бар

Башкортстанда "Сөт кухнясы" цехларының берсендә яңа продукция чыгарыла башлый.

"Сөт кухнясы"нда печенье да бар"Сөт кухнясы"нда печенье да бар
"Сөт кухнясы"нда печенье да бар

Бу хакта республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте. Ул сөт продукциясе ассортиментында яңа продукт — балалар печеньесы барлыкка килүе турында сөйләде. Алексей Гусев сүзләренчә, печеньеның составы һәм текстурасы продуктны алты айлык балаларны да тукландыру өчен кулланырга мөмкинлек бирә.

"Яңа продуктны Белорет шәһәрендәге "Сөт кухнясы“ җитештерү цехында ясаганнар. Анда моның өчен бинаның бер каты бүлеп бирелгән, яңа җиһазлар — камыр басу, формалау һәм фасовкалау машиналары, ротация миче сатып алына; тиешле профильдәге персонал сайлап алына. Барлык сөт продукциясенең кыска яраклылык вакыты һәм тулысынча табигый составы бар. Ул урындагы җитештерүчеләрнең нормальләштерелгән сөтеннән ясала, аңа эремчек яисә йогурт ачыткысы өстәлә", — диде Алексей Гусев.

Хәзерге вакытта «Сөт кухнясы» продукциясендә 17 төр сөт, эремчек, йогурт бар.

Алексей Гусев искә төшергәнчә, йөкле хатын-кызлар, имезүче әниләр һәм аз керемле, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән һәм опекадагы өч яшькә кадәрге балалар бушлай туклану хокукына ия.

"Программа гамәлгә кергәннән бирле республиканың 70 меңнән артык гражданы шундый туклану белән тәэмин ителде", — дип өстәде Алексей Гусев.

Фото: "правительство Республики Башкортостан"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас