+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 гыйнвар 2024, 05:00

Гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек китерсен!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә.

Гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек китерсен!Гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек китерсен!
Гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек китерсен!
"Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Бөек православие бәйрәме тормышыбызны мәхәббәт белән яктырта, игелекле эшләргә дәртләндерә, йөрәкләрне гаделлек тантана итәчәгенә өметләндерә.

Раштуаның якты бәйрәмендә без туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән аралашуга шатланабыз, тормышыбызда иң татлы хыялларыбыз һичшиксез тормышка ашсын дип дога кылабыз. Мондый авыр вакытта барыбызга да бу бик кирәк.

Урыс Православие Чиркәвенең Башкортстан митрополиясенең кешеләргә рухи хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән эшчәнлеге аларга мөһим әхлакый ярдәм күрсәтә. Руханиларның үгет-нәсихәтләре ярдәмендә мәхәббәт, дуслык, гаилә, шәфкатьлелек һәм патриотизм кебек мәңгелек кыйммәтләр безнең өчен рухи нигез булып тора.

Күпмилләтле Башкортстан өчен төрле конфессия вәкилләренең уртак табын артында җыелып, бер-берсен дини бәйрәмнәр белән котлауларына гаҗәпләнәсе юк.

Раштуа гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык китерсен!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас