2023 елның 28 декабреннән бу елның 8 гыйнварына кадәр Мәскәүдәге күргәзмәдә Башкортстан үзенең туристик потенциалын тәкъдим итте. Көн саен 50 меңгә кадәр кеше килгән масштаблы программаны Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән Туризмны үстерү үзәге әзерләгән. Гомумән алганда, Яңа ел каникуллары көннәрендә илнең төп күргәзмәсендә 350 меңнән артык кеше Башкортстан стендын караган.
- Башкортстанның бу форумда катнашуы безгә туристлык өлкәбезнең мөмкинлекләрен киңрәк күрсәтергә, нәрсә карарга, кайда тукталырга, нинди чараларга барырга кирәклеге турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - төбәк кунакларына уңайлы һәм кызыклы булсын, алар республика белән беренче танышканнан соң бирегә тагын кисен өчен шартлар булдыру, - дип шәрехләде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Исегезгә төшерәбез, 4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХның иң зур павильонында "Русия" халыкара күргәзмәсендә Башкортстан Республикасы стенды ачылды. Төбәкнең 124 квадрат метр мәйданлы күргәзмә стенды җиһан корабы рәвешендә ясалган. Аның мәйданчыгында төрле тармакларда иң масштаблы һәм алдынгы проектлар белән танышырга мөмкин: Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ), Евразия күчмә цивилизацияләр музее, "Берлога" киберфизик платформасы, пилотсыз авиация кластеры, Урал туристлык-рекреацион тибындагы махсус икътисади зона.
Фото: pravitelstvorb.ru