+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 гыйнвар 2024, 03:55

Ә Нефтекамада Милли чыршы бәйрәме үтте

Быел ул икенче тапкыр оештырылды.

Ә Нефтекамада Милли чыршы бәйрәме үттеӘ Нефтекамада Милли чыршы бәйрәме үтте
Ә Нефтекамада Милли чыршы бәйрәме үтте


Сезнең Кыш бабайлардан торган оркестр күргәнегез бар идеме? Юктыр шул. Шуңа да бәйрәмгә килгән урыс Дед Морозы – барабанда, башкорт Кыш бабае – курайда, татар Кыш бабае гармунда уйный башлагач, зал ах итте! Бу чыгыш үзе үк дуслык, бердәмлекнең символына әверелде. Мари Кыш бабае – Йушто Кугуза – тумырда, удмурт Кыш бабае – Тол бабай – бубенда уйнап, ансамбльне тулыландырып җибәрделәр. Зал аларга дәррәү кул чапты. Ә сәхнә тутырып басып торучы милли киемдәге Карсылулар нинди матур?! Һәркайсы Яңа ел открыткасыннан төшкән кебек!

– Шәһәрнең милли-мәдәни үзәге үткәргән Милли чыршы бәйрәме – искиткеч матур, үзенчәлекле бәй­рәм. Балаларга Кыш бабайлар килә, алар барыбыз өчен дә бер, әмма һәр милләтнең – үзенеке, аерым: киемнәре, орнаментлары башка. Һәр милләт үз Кыш бабаен таный, көтә, ә инде аларның бердәм булып, сәхнә тутырып килеп чыгуы – үзе бер ямь, үзе бәйрәм, – диде шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗев, балаларны котлап.
Һәр Кыш бабайның үз телендә котлавын балалар тын да алмый тыңлады. Кыш бабайлар заманча булып чыкты – шундук укучылар белән бергә уеннар үткәрергә, биергә тотынды, зал балалар шатлыгына күмелде.
Нефтекамада Милли чыршы бәйрәме мондый форматта икенче тапкыр үтте, ул тамашачыларга бик ошады. Аны үзенең җырлары, моңнары белән филармония артистлары Раисия Исәнбаева, Идел Искуҗин, Нәфис Нигамәев бизәде. Балалар сәнгать мәктәбенең үр­нәкле “Нәр­кәс” бию ансамбле, “Коляда” фольклор ансамбле, “Умырзая” вокал ансамбле, “Жасмин” көнчыгыш биюләре мәктәбе, “Грация” сән­гатьле гимнастика студиясе, күппрофильле колледжның “Талисман” бию ансамбле, Яшьләр сарае­ның “Версаль” бию студиясе, балалар музыка мәктәбе артистлары Нина Хачатрян, Ләйлә Гайнанова, Иҗат сараенда шөгыльләнүче Әмир Яримов, Фаил Дәүләтбаев, Алия Вәлиуллина, Ксения Липанина, Илья Липанин, Удмурт милли үзәгенең “Выжыкум” ансамбле, Татар милли үзәгенең “Чулпан” җыр ансамбле тамашачыларга әйтеп бетерә алмаслык шатлык, күтәренке кәеф бүләк итте.
– Минем моңарчы удмурт, мари, татар Кыш бабайларын күргәнем юк иде. Аларның киемнәре бик үзенчәлекле икән. Миңа Милли чыршы бәйрәме бик ошады, – ди 17нче мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Әминә Адуллина.
Сәхнәгә, шулай ук, Шәһәр милли үзәкләре җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова күтәрелде, ул балаларны Яңа ел белән котлады, үзара дус-тату булырга чакырды.
– Безнең көч – дуслыкта! Карагыз әле, милли Кыш бабайлар ничек бердәм, дус булып килеп керде. Төрле телдә сөйләшсәләр дә, төрле киемдә булсалар да, алар бергә, бердәм. Безгә дә шулай кулга-кул тотынышып яшәргә кирәк, – диде Гөлнара Рәшит кызы.
Чыршы бәйрәменең кайчан бүләкләрсез булганы бар? Бу юлы да Кыш бабайлар һәм Карсылулар, олы капчыкларын күтәреп, нәни тамашачылар янына залга төшеп китте: бәйрәмдә һәр бала Кыш бабай кулыннан бүләк алды, шат кәеф белән һәм милләтләр дуслыгының әйтеп бетергесез байлык булуын тирәнтен аңлап таралышты.

Нурия Гамилова.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас