+28 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
10 гыйнвар 2024, 15:25
"Гаилә елы" Мәскәүдә башланачак
"Гаилә елы"н 19 гыйнварда Мәскәүнең ВДНХ комплексында үтүче «Россия» күргәзмәсендә «Туганнар – сөеклеләр» дип аталучы Бөтенрусия гаилә форумы ачачак.
"Гаилә елы" Мәскәүдә башланачак
23 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк форумда Башкортстан Республикасы стенды да тәкъдим ителәчәк.
Тематик елның төп чаралар планы белән Русия Премьер-министры Михаил Мишустин үткәргән киңәшмәдә вице-премьер, "Гаилә елы"н уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова таныштырды. Ул безнең ил алдында торган күп кенә проблемаларны, шул исәптән демографик проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән. Вице-премьер яшь гаиләләрдә беренче балалар тусын өчен шартлар булдыруны, репродуктив сәламәтлекне ныгытуны, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүне, андый гаиләләргә "мода" формалаштыруны төп бурычлар дип атады.
- Дүрт көн дәвамында безнең стенд янына килүчеләрне бай программа көтә. «Гаилә» үзәкләреннән мавыктыргыч остаханәләр булачак, Мәдәният министрлыгы коллегалары белән берлектә Башкортстанның халык традицияләрен күрсәтәчәкбез – башкорт шәле, киез итек, тукыма ясау буенча тематик көннәр узачак, башка чаралар узачак. Һәр гаиләнең горурлыгы булган шәҗәрә, ягъни ыру елъязмасы турында сөйләячәкбез, ул бездәге гаиләләрнең бер символы булып тора, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Шулай ук "Тарихның бер өлеше. Гаиләнең бер өлеше" акциясе вакытында Башкортстан стендында кунаклар Бөек Ватан сугышы елларында Уралга, ягъни Башкортстанга эвакуацияләнгән туганнарын эзләү буенча анкеталар төзи алачак. Гаилә форумында гаилә династияләре конкурсы узачак.
Бу хакта
https://pravitelstvorb.ru/news/22711/
сайты хәбәр итә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"