+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 гыйнвар 2024, 16:25

Иҗтимагый палата яңа бурычлар билгеләде

Кырмыскалы районы хакимияте каршындагы Иҗтимагый палатаның былтыргы соңгы җыелышында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Иҗтимагый палата яңа бурычлар билгеләдеИҗтимагый палата яңа бурычлар билгеләде
Иҗтимагый палата яңа бурычлар билгеләде
Иҗтимагый палата составына актив тормыш позициясендә булган 15 кеше керә. Оешма әгъзалары – төрле өлкәдә эшләүче, шулай ук хаклы ялдагы кырмыскалылылар – ирекле һәм түләүсез нигездә эшли. Бу – шактый четерекле, авыр һәм күп вакыт таләп итүче хезмәт. Шулай булуга карамастан, район үзәк китапханәсе директоры Светлана Дмитриева җитәкчелегендәге оешма әгъзалары күпкырлы эшчәнлекне зур җаваплылык белән алып бара.
Оешма үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә махсус план буенча җәелдерә. Иҗтимагый палата район хакимиятенә халык мәнфәгатьләрен, аларның гозерләрен җиткереп, тормышларында уңайлыклар булдыру өчен тырыша. Былтыр, башлыча, иҗтимагый структураның төп эшчәнлеге райондагы һәйкәлләрнең, балалар мәйданчыкларының торышын күзәтү, балаларның җәйге ялын оештыруның сыйфатын тикшерү кебек юнәлешләрдән торды. Шулай ук уку елы алдыннан Палата әгъзалары мәгариф учреждениеләренә керү юлларының торышын һәм юл билгеләре белән тәэмин ителүен дә тикшерде.
Моңардан тыш, иҗтимагый палата әгъзалары төрле дәрәҗәдәге сайлаулар вакытында да күзәтүчеләр сыйфатында актив катнаша. Сентябрьдә узган сайлау көнендә дә алар кызу эш өстендә булды. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева һәм мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова катнашлыгында узган чираттагы җыелышта ел дәвамында башкарылган эшләр турында Иҗтимагый палата рәисе Светлана Дмитриева сөйләде. Эшчәнлек турындагы аның отчетын барысы да бертавыштан раслады.
2024 елга планнар белән рәиснең урынбасары, С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәп директоры Дамир Әхтәмов уртаклашты.
Шулай, квартал саен Иҗтимагый палата әгъзаларының утырышларын, елына ике тапкыр район хакимияте башлыгы белән очрашып, әһәмиятле көнүзәк темаларны тикшерүдән тыш, иҗтимагый контрольне оештыру буенча да байтак чаралар каралган. Мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмаларның эш сыйфатын бәяләү дә күз уңында тотыла. Мәгариф учреждениеләрендә туклануны, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре дә үзәккә алыначак. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан быел да райондагы барлык һәйкәлләрне тәртипкә китерү, аларның торышын тикшереп чыгу язгы айларга билгеләнде.
Эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән тыш, Иҗтимагый палата коммерция нигезендә булмаган секторны үстерүдә дә актив катнашачак. Моның өчен, тәү чиратта, райондагы уңышлы эшләүче мондый оешмаларның реестрын төзү бурычы куелды. Аларны Президент Грантлары фонды һәм Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды конкурсларында катнашуга җәлеп итү һәм ярдәм итү кирәк булачак. Бу хакта район хакимитенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова сөйләде.
Җыелыш ахырында Иҗтимагый палата әгъзалары үзләренең вәкаләтләрен тагын да киңрәк файдалану мөмкинлеге бирүче таныклыклар алды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас