1 гыйнварда Пермь II вокзалыннан сәер шартларда югалган 45 яшьлек Евгений Созинны Башкортстанда табалар. «ПрикамьеПоиск» эзләү отряды волонтерлары сүзләренчә, аны алдау юлы белән эш йортына алып киткәннәр.
Алар Евгенийның югалу көнендә вахтадан кайтып баруын белә. Пермь II станциясенә ул 1 гыйнварда көндез килеп төшә, аннан 2 гыйнварда иртәнге сәгать 6да электричкада өенә кайтырга планлаштыра. Яңа елны вокзалда да билгеләп үтә. Евгений үзе әйтүенчә, аның янына ике ир килә, үзләрен СВО ветераннары дип таныштыралар, медальләрен күрсәтәләр һәм "җиңү өчен" эчәргә тәкъдим итәләр. Алкоголь эчкәннән соң Евгенийның хәле начарлана, билгесез кешеләр аны таксига утыртып алып китә.
Югалган кешене Уфадагы эш йортына күчерәләр, аны сакчылар белән фатирда тоталар, паспортын һәм телефонын тартып алалар. Аны табарга урам видеокүзәтү камералары ярдәм итә. Иргә ярдәмгә волонтерлар һәм полиция хезмәткәрләре килә. Өйгә кайтып барганда ул тагын бер пермьле турында хәбәр итә, ул да хәйләкәр схемага эләгә, аны да коткаралар.
Батырларыбызның кан коеп алган медальләрен урлап, аларны җинаять кылуда файдаланган адәмнәргә иң каты җәза бирелер дип өметләнәбез!
Фото: «ПрикамьеПоиск»