Мәскәүдә "бишле"гә генә өлгәшүче мәктәп укучысы Яңа ел кичәсендә эчкәннән соң гомерен өзгән.
10нчы сыйныф укучысы 16 яшьлек Камилла бәйрәмнән соң кич белән өенә кайткан. Абыйсы шунда ук аның исерек булуын аңлап калган һәм бу хакта әтисенә хәбәр иткән.
Гаилә башлыгы икенче көнне Камилла белән җитди сөйләшәчәген әйткән. Кыз булачак сөйләшүдән бик курыккан, бүлмәсенә кереп бикләнгән дә, балконнан сикергән.
Бу хәлгә карата үз-үзенә кул салуга китерү турында җинаять эше кузгатылган.
Һәр ата-ана да, балалар да бу хәлдән сабак алсын иде.
Фото: "Женский мир"