“Kia Rio”да 10 айлык балалы яшь гаилә һәм 13 яшьлек үсмер булган. (Гаиләнең туганы дип фаразлана). Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 27 яшьлек шофер һәм аның 19 яшьлек хатыны ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Сабый белән үсмерне хастаханәгә алып китәләр, анда бала тиздән вафат була.
Мәрхүмнәр белән Нуриман районының Яңа Субай авылында хушлаштылар.
Коточкыч авария Чишмә районында да теркәлгән. Төбәк дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Уфа – Келәш – Чишмә автомобиль юлында 35 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Lada Kalina” машинасы каршы як полосадан килгән “Renault Logan” машинасы белән бәрелешкән.
Ашыгыч ярдәм килгәнче “Lаda” машинасы пассажиры үлгән. Тагын ике пассажирны, шул исәптән балигъ булмаган баланы, дәваханәгә озатканнар. Шулай ук табибларга ярдәм сорап “Renault Logan” водителе мөрәҗәгать иткән.
Бөре районында Агыйдел елгасы аша чыкканда йөк машинасы боз астына киткән. Водителе кабинада суга батып үлгән.
Елга аша юлның озынлыгы 520 метр тәшкил итә. Боз калынлыгы – 30 сантиметр, аннан 3 тонна авырлыктагы машиналарга үтү рөхсәт ителгән. Ике полоса бар, аларның һәрберсенең киңлеге 50 метр.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов белдерүенчә, фаҗиганең төп сәбәбе – боз аша чыгу кагыйдәләрен бозу.
“Бу урыннан 3 тоннага кадәр авырлыктагы транспортка гына үтәргә ярый, ә суга баткан фураның авырлыгы хәтта йөксез килеш тә 10 тоннадан арта”, – дип белдерде комитет җитәкчесе.
Водолазлар водительнең гәүдәсен су астыннан чыгарганнар, шулай ук машина да боз астыннан тартып алынды.